Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Тозлы кәбестә

Шунысы кызык: тозлы кәбестә русларның да, кытайлылар, кореялеләр, һиндләрнең дә милли ризыгы.

Дөрес, хәзерге вакытта кайбер савыктыру системасы тарафдарлары тозлы кәбестәнең фай­дасына шикләнеп карый башладылар - башлавын... Әмма алар белән бәхәсләшеп була! Бу яшелчә элек-электән үк рус авыллары өстәленнән төшмәгән һәм ул һич тә сәламәтлеккә зыян китерә торган ризык дип саналмаган бит!

ТОЗЛЫ КӘБЕСТӘ САТЫП АЛУЧЫЛАРГА БЕРНИЧӘ КИҢӘШ:

Базарда полиэтиленнан ясалган мичкәләр яисә чиләкләр янында тукталып та тормагыз - кем белә, бәлки алар ризык саклау өчен яраклы да түгелдер. Тозлы кәбестә агач мичкәгә, эмаль савыт-сабага яисә пыяла банкаларга тутырылган булырга тиеш.

Кибеттән үлчәп төрелгән тозлы кәбестә пакетын сатып алганда, суы чыгып торганрагын сай­лагыз - беренчедән, тозлык үзе үк бик файдалы, икенчедән, тозлыгы сыгып алынган кәбестәдә С витамины тизрәк юкка чыга.

Тәмен татып карагыз! Яхшы итеп тозланган кәбестәдән тоз тәме түгел, ә бәлки әчкелтем тәм килә, йомшак булмый, кетердәп тора.

***

Кәбестә кулланмаган гаилә юктыр, мөгаен. Аны тозлыйлар да, пешерел тә ашыйлар, тәмле итеп өшти дә пешерәләр. Билгеле, эшкәрткән чагында теләсә кайсы яшелчә вита­миннарын югалта. Гаҗәп: кәбестә С витамины күләмен, киресенчә, арттыра.

Салат өчен, тозлау өчен кайсы кәбестә яхшы соң? Моны белү зыян итми. Иртә өлгерешле ак кәбестә борщ һәм салат өчен генә ярый. Ул түгәрәк, җиңел, яфраклары яшел була. Сентябрь аенда алынган кәбестә зур була, аны тозларга һәм ике-өч ай сакларга мөмкин. Тозлау өчен иң яхшы кәбестә - октябрь аенда алынганы. Башы түгәрәк. Ул әйбәт тозлана һәм апрельгә кадәр саклана. Соңгы кәбестә - кечкенә, тыгыз, аска таба тараеп киткән була, кара-яшел төскә керә.

Кәбестәне ничек бозмыйча сакларга? 

- Яшел яфракларын алсагыз, алар астында акларын күрерсез. Бу яфраклар авыру таратучы бактерияләргә каршы тора алмыйлар. Әгәр дә кәбестәне озак сакларга уйлый­сыз икән, өске яфракларын соры черек белән капланса да алмагыз. Саклау өчен соң өлгергән кәбестә  әйбәт. Алар кечкенә, яшел була, әмма язга кадәр саклана. Моның өчен аны йә яшелчә базында, йә суыткычта сакларга кирәк. Кәбестә озак саклансын өчен аны киптереп алалар. Ул чакта өске яфраклары шиңә. Соң өлгергән кәбестәне тозларга кирәкми, ул тәмле булмый. Моның өчен октябрьдә өлгергәне яхшы.

Халык тәҗрибәсен искә алып, тагын бер киңәш. Яңа ай туып 2-3 көннән соң тозлан­ган кәбестәдән дә тәмле кәбестә булмый.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев