Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы мәгълүмат

Сынамышлар

Гыйнвар аеның калган көннәренә халык сынамышлары

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

21 гыйнвар көн салкын да, артык җылы да түгел икән, җиләк тә, печән дә, яшелчә дә, иген дә уңар.

22 гыйнвар - көн кояшлы булса, җәй озын булыр, ел уңышлы килер.

23 гыйнварда җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма суык була.

24 гыйнварда каурыйсыман болытлар - иртә җәй билгесе.

25 гыйнвар төнендә томан төшеп, айны каплый икән, августта көз җитәр.

26 гыйнвар көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 гыйнварда йолдызлар күп булса - буран булыр, сирәк икән - аяз, суык һава торышы көтегез.

28 гыйнварда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле суыклар килер.

29 гыйнварда карлы, җылы көн - эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчыларга да бу көн яхшы фал: балык яхшы кабачак.

30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.

31 гыйнвар - айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр.

Чыганар: Интертат

Фото: Гөлназ Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев