Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сок турында

Безнең илдә күбрәк элекке хәленә кире кайтарылган сок җитештерәләр.

Россия кибет киштәләрендәге сокларның күплеге кулланучыларны шатландыра. Безнең илдә күбрәк элекке хәленә кире кайтарылган сок җитештерәләр.

Элекке хәленә кире кайтарылган сок концентратка, ягъни куертылган сокка су өстәп җитештерелә. Мондый сокка кушылган су күләме концентрат ясаганда парга әйләнгән су күләменнән артык булмаска тиеш, ягьни, сок җитештергәндә, концентратка тиешле күләмдә генә су кушыла, шул ук вакытта соктагы шикәр микъдары да агачтан яңа гына өзеп алынган җимеш согындагы кадәр булырга тиеш.

Сок җитештерү производствосында маракуйя, кара карлыган һәм мүк җиләгенә генә чыгарма рөхсәт ителә. Тыгызлыгы югары булу сәбәпле, әлеге соклар су белән сыегайтыла. Кагыйдә буларак, андый продукциянең өчтән бер өлеше генә соктан тора.

Турыдан-туры сыгылган сок. Мондый сокны җиләк-җимештән сыгып алалар да, пастеризацияләп, банкаларга тутыралар. Элегрәк кибетләрдә өч литрлы банкаларда турыдан-туры сыгылган соклар күпләп сатыла иде. Согы елларда алар сатуда юк дәрәҗәсендә диярлек. Бу, әлбәттә, җитештерү технологиясе 1әм артык чыгымнар белән бәйле. Шул сәбәпле хәзер сокны җиләк-җимеш һәм яшелчәнең үскән урынында сыгып алалар. Артык сыекчаны шунда ук парга әйләндереп, концентрат кына җитештерәләр. Заводларда исә, аңа су кушып сок ясыйлар. Кыскасы, Россиядәге “Йөз процентлы сок” концентраттан һәм судан тора.

Элеккеге хәленә кире кайтарылган сок ике төргә бүлен:тондырылган сок һәм җимеш йомшагы кушылган сок. Икесендә дә витаминнар һәм минераль матдәләр бер дәрҗәдә саклана.

Яраклылык вакыты чыкмаса да, эшләнү көненнән 9 айдан артык вакыт үткән сокны сатып алмаска киңәш ителә, чөнки сокның беренчел сыйфатлары нәкъ менә шул вакыт дәвамында гына саклана.

Кап тышындагы яраклылык вакыты ачылмаган кап өчен күрсәтелә.

Сок исеме янында аның нинди ысул белән җитештерелгәнен дә күрсәтү зарури

Нектар тышкы кыяфәте, исе һәм төсе белән соктан әллә ни аерылып тормый. Төп аермасын белү өчен пакет тышындагы мәгълүматны укырга, составына игътибар итәргә кирәк.

Шунысы кызык: сокнын да, нектарның да бәяләре бертөсле.

Соклы эчемлекләр. Яшелчә согы кушылган эчемлек составындагы сок 40% тан,ә җиләк-җимеш согы кушылганнарында 10% тан ким булырга тиеш тугел. Аларга ясалма һәм табигыйләренә тиңдәш хушисләткечләр, буягыч һәм консервантлар кушу рөхсәт ителгән. Соклы эчемлекләрдә витаминнар булмый. Алар бары тамле була һәм сусауны гына баса.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев