Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Пешкән урынны дәвалау

Безнең ашап туймаслык бәрәңгебезнең тагын бер файдалы сыйфаты бар -ул тән пешкәндә бик сихәтле дару.

Әгәр бала кояшта пешсә, тән тиресе кызарып чыкса, бәрәңгене әрчегез дә вак угычта уыгыз һәм юка гына итеп янган урынга сөртегез. Әгәр пешү куркынычрак икән, пешкән урынга бәрәңге боткасы ягылган чиста чүпрәк ябыгыз, әледән-әле алыштырып торыгыз. Бу халык күп мәртәбәләр сынап караган ысул.

Пешкән урыннарны шулай ук кычыткан төнәтмәсе әйбәт дәвалый. Моның өчен кычыткан төнәтмәсен алдан әзерләп, өйдә гел тотарга кирәк. Шулай итеп, кычыткан җыеп керәбез дә ваклап турыйбыз, ярты литр аракыга бер стакан кычыткан салып ике ай төнәтәбез. Төнәтмәнең кирәге чыкса, чиста бинт кисәген шунда чылатып пешкән урынга ябабыз.

Иң хәтәр пешүләрне дә өч-дүрт көндә дәваларга мөмкин. Моның өчен 100 г чыршы чәерен шулкадәр үк дуңгыз мае һәм балавыз салып әйбәтләп кайнатырга кирәк. Пешкән урынны известьле су белән (1 л кайнаган суга бер аш кашыгы сүндерелмәгән известь салына) юганнан соң, әзерләнгән майны сөртеп бәйләп куясы. Нәтиҗәсе таң калырлык!

Пешкән урынны дәвалау өчен тагын бер халык дәвасы: каланхое гөленең бер яфрагын изеп япсаң, авырту бик тиз басыла, җәрәхәт тиз төзәлә. Бу үсемлекнең дәвалау үзлекләре гаҗәеп. Әгәр өйдә андый гөлегез булмаса, утыртырга киңәш итәбез.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев