Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Организмга су җитмәгәндә, кан үзенең сыеклык запасын бирә

Җәй көне организмдагы сыеклык күбрәк исраф була, шунлыктан кан куера. Менюга канны сыекларга ярдәм итүче ризыкларны кертергә кирәк.

Җәй көннәрендә яки ураза тоткан вакытларда  авыз ачкач, канны сыекларга ярдәм итүче түбәндәге ризыкларны ашарга яки эчәргә киңәш ителә.

Куркума, дарчин (корица) һәм имбир кан тамырларын сыгылмалы итә, кан басымын төшерә, кан оешуны киметә.

Сарымсак антиоксидантларга бай, кандагы холестиринны киметә, йөрәк-кан тамыры авыруларын дәвалауда ярдәм итә.

Балыклар (аеруча диңгезнекеләр) тромбоцитлар туплануга комачаулый торган файдалы майлы селтеләргә бай.

Җиләк-җимешләрдән караҗиләк (черника), кура җиләге, хөрмә кан куеруны киметә, кан тамырларын ныгыта.

Шулай ук кан составын яхшыртуда чөгендер, алма серкәсе, какао, ачы шоколад, көнбагыш, суган, чия, җир җиләге, лимон да ярдәм итә.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев