Ничек котылырга?
Сукыр тычканнар җир-түтәл өстендәге уңышка зыян китерми, тамыразыклар белән тукланмый. Әгәр андый хәл күрәсез икән, анысы – кара тычкан эше.
Сукыр тычканнар суалчан, май коңгызы һәм аю чикерткә эзләп, җир астын чокып йөри. Юл ярганда алдындагы артык туфракны җир өстенә чыгара. Әгәр чокып үтеләсе җирдә яшелчә-җимеш үсә икән, билгеле, аларның тамырларына зыян килүе ихтимал. Шуңа күрә бакчагызда сукыр тычкан эзләрен күрү белән тиз арада алардан котылу яисә участогыгыздан читкә озату юлларын карагыз. Аның берничә ысулы бар.
Балык башын иснәтегез
Сукыр тычканнар закон тарафыннан сакланган җан ияләре исемлегендә. Алардан тыныч юл белән котылуның иң ышанычлы әмәле бар. Сукыр тычкан оясына сельдь балыгы башын ташлагыз.
Сукыр тычканнар – дөм сукыр җан ияләре. Алар исне бик ерактан сизә. Сельдь балыгы исләнә башлау белән җир асты кунаклары бу эздән генә түгел, ә элекке ояларын да шактый урап йөри башлаячак. Әлбәттә, җир астыннан. Мондый балыкны күбрәк кулланган саен, сукыр тычкан килә алмаган җирләрегез күбрәк булыр.
Сәгать тә ярдәм итәр
Сукыр тычканнар тынычлыгын бозарга телисез икән, “будильник” сәгать кулланырга мөмкинсез. Аның көненә ике тапкыр шалтыравы да җитә, сәгать тавышы җир асты кунакларының тынычлыгын байтак вакытка оныттырачак. Алар мондый кискен һәм шарылдавыклы тавышны яратмый. Иң кызыгы – алар сәгать шалтыраган урынны хәтерләрендә сакларга сәләтле, ди белгечләр.
Ауны ничек салырга?
Җирне чокып урнаштырылган пыяла яисә пластик савытлар, металл сеткалар да ышанычлы ау булып тора. Аларның авызын җир өстеннән 2-3 сантиметр түбәнрәк төшереп күмәргә кирәк. Билгеле, бу ауны сукыр тычкан юлына куйсагыз, ышанычлырак булыр. Гадәттә, алар бер салынган юлдан йөри. Сукыр тычканнар әлеге савытка төшкәч, әсирлектән котыла алмый. Франциядә, мәсәлән, сукыр тычканнарга каршы нинди дә булса агулы матдә куллану тыелганлыктан, паркларда һәм бакча участокларында бары тик югарыда телгә алынган алым гына рөхсәт ителә. Бакчачылар мондый ау бик ышанычлы дигән фикердә.
Фото Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев