Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Минераль су

Минераль су - составында минераль тозлар булган табигый су.

Минераль су

Минераль су - составында минераль тозлар булган табигый су.  Минеральләшү дәрәҗәсе һәм кулланылыш максаты ягыннан алар өч төргә бүленә:

1. Ризык белән эчә торган минераль су. Аның минеральләшүе 1 г/дм° дан ким булмый. Бу төр су ризык янына бирелә торган эчемлек сыйфатында, шулай ук алкогольсез эчемлекләр, сок, концентратлар h.б. әзерләү өчен кулланыла.

2. Ризык белән эчә торган шифалы минераль су. Аның минеральләшүе 1 дән 10 г/ дм° га кадәр. Мондый минераль су ризык янына бирелә торган эчемлек сыйфатында кулланыла. Әмма аның белән артык мавыгу киңәш ителми.

3. Әчә торган шифалы минераль су. Минеральләшүе 10 нан 15 г/ дм°  га кадәр. Мондый минераль су дәвалану максатында кулланыла. Минераль суларның минеральләшү дәрәҗәсе югары (15-25 г/ дм°) булганда, алар ванна алу өчен генә яраклы була.

Дәвалану өчен ризык белән эчә торган шифалы минераль суларны да, эчә торган шифалы минераль суларны да бары тик табиб кушуы буенча гына эчәргә кирәк. Шунысын да онытмагыз: аларны авыру көчәйгән очракта эчәргә ярамый.

Минераль суларда минераль тозларның табигый утырмасы булырга мөмкин.

Ясалма минеральләштерелган су - эчә торган суга төрле минераль тозлар һәм углерод икелоксиды кушып житештерелгән су.

Суның минераль яисә минеральләштерелгән булуы ярлыкта  күрсәтелергә тиеш. Бу очракта кулланучыдан бары тик ярлыкта бирелгән мәгълүматка игътибарлы булу гына сорала.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев