Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кышын пешереп ашагыз

Яшелчәләрне җәен чи килеш, ә кышын пешереп ашарга киңәш итәләр.

Кышкы суыклардан саклану өчен, һәркем үзе белгән чараларны куллана. Кемдер салкын суда коенып чыныга башлый, икенчеләре җылырак киенергә тырыша. Тик боларның берсе дә артык булышмый, чөнки суыкка бирешүнең төп сәбәбе -- дөрес тукланмау.

Барыбыз да яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең ел әйләнәсе файдалы икәнлеген белә. Әмма белгечләр аларны җәен  чи килеш, ә кышын пешереп ашарга кирәк дип белдерә. Чи яшелчә һәм җиләк-җимеш, үзләштерелгәндә, организмдагы күпмедер җылылыкны ала икән. Шуңа күрә кыш көне яшелчәләрне пешереп ашасагыз, шундук җыльнып китәрсез, чөнки организм салкын ризыкларны җылытуга көч сарыф итмәячәк.

Фото - Мөмлим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев