Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кышын нинди ризык файдалы?

Кышын, иммунитетны ныгыту, авыруларга бирешүдән саклану өчен, нәрсә ашарга?

Су эчегез. Кышын күп кеше суны азрак эчә башлый. Организмның суга ихтыяҗы кимегәндәй тоелырга мөмкин, әмма бу дөрес түгел. Су кан әйләнеше, күзәнәклр яңару, матдәләр алмашы ечен кирәк.

Бал - табигый антиоксидантлар чыганагы. Ул инфекцияле авыруларга бирешүдән, авыз куышлыгы һәм тамак авыруларыннан саклый. Организмга энергия бира.

Кефир зарарлы микроорганизмнарның үсешен тоткарлый, иммунитетны ныгыта, эчәк микрофлорасын яхшырта.

Тозлы кәбестәдә аскорбин кислотасы күп, ул иммунитетны ныгыта, холестеринны киметә, эчәк микрофлорасын яхшырта.

Цитруслылар организмны С витаминына баета. Моннан тыш, аларда кешенең репродуктив системасын җайга салырга ярдәм итүче фолий кислотасы күп.

Сарымсак кышын бик файдалы. Ул кан тамырларын чистарта, тромблар барлыкка килүдән, йогышлы авырулардан саклый.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев