Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Күз кабаклары шешенү һәм кызару

Күз кабаклары шешенү даруга яисә нинди дә булса ризыкка аллергия нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин.

 

Күпчелек очракта күз кабаклары шешенү hәм кызару тушь, тень, карандаш, кершән, иннек, чәч буявы, исле сабын һәм косметик кремнарга аллергия нәтиҗәсендә була. Кайбер очракларда мондый аллергик шешемсерәү иреннәргә дә күчә.

Сирәк очракта даруга яисә нинди дә булса ризыкка аллергия нәтиҗәсендә дә шешенү булуы мөмкин.

Башта, билгеле, бу күренешнең сәбәбен ачыкларга, аннан соң аллергияне китереп чыгаручы сезнең өчен аллерген булып саналган макияждан, дарудан, ризыктан баш тартырга кирәк.

Мондый вакытта составына кальций кергэн дарулар, мәсәлән, кальций глюконаты эчәргә киңәш ителә. Ә күз кабакларына борный кислота белән комппресс ясагыз.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев