Колбаса сайлау тәртибе
Ит эшләнмәләрен сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә?
Пешерелгән колбаса, сосиска һәм сарделька тиз бозыла, шуңа аларны суыткычта 2-6 градуста уртача ике-биш тәүлек сакларга була. Гәрчә кайбер җитештерүчеләр саклану вакытын 30 тәүлеккә кадәр (колбасаны кисмичә суыткычта саклау шарты белән) дип күрсәтсә дә. Колбасаның сорты, сыйфаты никадәр түбәнрәк булса, аны саклау срогы шуның кадәр кимрәк.
Ярымысланган колбаса (вакуумлы полимер пленкага төрелмәгән) суыткычта – күп дигәндә 12 тәүлек, киселгән очракта 10 тәүлек саклана. Чи килеш ысланган һәм чи килеш киптерелгән колбасалар 4 айга кадәр саклана ала.
Колбаса никадәр корырак (кипкән) булса, шуның кадәр озаграк саклана. Колбаса сайлаганда, аңа бармак белән басып карагыз: каты, баскан эзләр калмый икән, димәк колбаса әйбәтләп киптерелгән.
Сосиска, сарделька сайлаганда, маркировкасын игътибар белән укыгыз (ул аңлаешлы булырга тиеш). А яисә Б категорияле товарга өстенлек бирегез, бу хакта мәгълүмат товар этикеткасында күрсәтелә.
Күпчелек очракта ГОСТ билгеле сосискалар сыйфатлы була. Җитештерүче, товарын шулай тамгалап, аның сыйфатлы иттән һәм табигый ингредиентлардан эшләнүен раслый. Мондый сосискада крахмал да, соя, консервантлар да юк.
Ит продуктларын очраклы кешеләрдән алмаска киңәш ителә. . Колбасаны таныш, сыналган сатучылардан гына алырга кирәк.
Фото – Ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев