Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кетәклек якты булсын

Ничә лампочка куярга икәнен кетәклекнең зурлыгына карап хәл итегез.

 

Җәен тавыкларга көн озынлыгы, табигый яктылык, кояш нурлары җитә. Көннәр кыскару белән, тавыкларның матдәләр алмашы акрыная.

Кышын йомырка салуларын туктатмасыннар өчен, кетәклекне өстәмә яктыртырга кирәк. Тавыкларга тәүлегенә 12-13 сәгать яктылык булса, алар йомырканы 25 % ка күбрәк сала башлыйлар. Яктылыкны бирү вакытын көн саен 20 минутка арттырып бару яхшы. Ләкин аның  озынлыгы 15 сәгатьтән артык булмасын, тавыклар караңгыда ял итәргә дә тиеш.

6 кв. метрлы кетәклеккә 60 Вт лы лампочка җитә. Ничә лампочка куярга икәнен кетәклекнең зурлыгына карап хәл итегез. Тавыклар шәмәхә төсне начар кабул итә, зәңгәр ут тавыкларны тынычландыра, аларның активлыгы кими. Чәнки зәңгәр төсне алар караңгы төшү дип кабул итә. Тавыкларга саргылт ут яхшы. Лампочка идәннән 2 метр биеклектә эленеп торырга тиеш. Тавыклар бер-берсен чукый башласа, кетәклектәге яктылыкны киметергә кирәк.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев