Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кайсы тоз яхшырак?

Ак, алсу, кара, экстра, йодлаштырылган, диетик, диңгез тозы... Кайсы тоз яхшырак соң? Ниндиен сатып алырга?

Ак, алсу, кара, экстра, йодлаштырылган, диетик, диңгез тозы... Сатуда санап үтелгәннәрдән башкаларны да очратырга мөмкин. Аларның  һәркайсының үз тәгаенләнеше бар – берсе салатлар өчен, икенчесе тозлау өчен яраклы, ә өченчесе авыруларны профилактикалау буларак тәкъдим ителә. Кайсы тоз яхшырак соң? Ниндиен сатып алырга?

Тоз сайлаганда шуны истә тотарга кирәк: аш тозының һәр төре үзенчәлекләре белән аерылып тора.

Ташлы тоз

Зур соры кристалллар – балачактан ук безнең барыбызга да билгеле булган гадәти аш тозы. Аңарда минераль кушылмалар күп түгел. Аның каравы төрле органик кушылмалар җитәрлек – ком ташлары, туфрак кисәкчәләре, ташлар... Шуңа да аны ташлы тоз дип атыйлар. Ул тозлар арасында иң арзаны.

Экстра тоз

Әгәр дә әлеге атаманың мәгънәсен турыдан-туры кабул итсәк, экстра тозны барлык яктан иң яхшысы дип санарга мөмкин, әйеме? Чынлыкта исә, киресенчә. Ул химик яктан чистартылган һәм җылылык белән эшкәртелгән продукт. Аз-маз гына булса да файдалы булган бөтен кушылмалардан арындыралар экстра тозны. Шулай ук саклану срогын һәм сыйфатын арттыру өчен төрле өстәмәләр кушалар. Нәтиҗәдә ап-ак порошок килеп чыга – концентрацияләнгән натрий хлориды. Тозның файдасы бу очракта бик аз.

Аны еш кулланмагыз. Кайчак салатларга, яшелчәләргә сибәргә була. Гомумән, ризык әзерләгәндә зур кристаллы эшкәртелмәгән сорырак төсле тоз кулланырга тырышыгыз. 

Йодлаштырылган тоз

Гадәти тоздан тыш, кибет киштәләрендә йодлаштырылганы да бар. Ул экологик яктан начар җирләрдә яшәүче кешеләр өчен бик файдалы. Калкансыман бизнең активлыгы артканда мондый тоз ашарга киңәш ителми.

Сез йодлаштырылган продуктны сатып алганда аның нинди матдә белән баетылганына игътибар итегез: йодмы яки калий йодидымы? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы икенчесенә өстенлек бирергә киңәш итә, чөнки нәкъ шушы формада йод тотрыклырак. Сүз уңаенда, төрү материалында һәрвакыт «йодның файдалы гамәлдә булу срогы – 2 ел» дип язылган булырга тиеш. Әмма бу вакыт узгач, тозны ташларга кирәк дигән сүз түгел, аны кулланырга ярый. Ул бары тик гадәти тозга гына әверелә.

Диңгез тозы

Чистартылмаган диңгез тозы диңгез суында булган барлык файдалы минераль компонентларны саклый. Аның тәме гади тоздан бик аерылмый, ачы тозлы диңгез суын ул берни белән дә хәтерләтми.

Диңгез тозының барлык файдалы үзлекләре җылылык белән эшкәртелгәндә юкка чыга, шуңа күрә аны әзер ризыкка өстәргә кирәк.

Кара тоз

Хәзерге вакытта дөньяда бик кыйммәтле кара тоз популяр. Бу табигый чистартылмаган продукт. Аны Миклухо-Маклай тасвирлаган папуасларның иске ысулы белән җитештерәләр: элек аборигеннар диңгездә суга баткан таякларны җыйганнар һәм яндырганнар. Шуннан калган тозлы көл шул кара тоз була да инде. Ул ак тозга караганда күпкә файдалы: йод, калий, күкерт, тимер һәм башка микроэлементларга бай. Кара тоз ашкайнатуны яхшырта. Ләкин бу тозда йомырка тәме бар, шуңа күрә ул һәркемгә дә ошамаска мөмкин.

Алсу тоз

Кибет киштәләрендә алсу тоз да табарга мөмкин. Аның составында файдалы үзенчәлекләргә ия булган 84 кушылма бар. Алар арасында – тимер, магний, бакыр.

Алсу тозны кеше организмы 100% үзләштерә. Кеше ашкайнату системасына эләккәч, продукт, нинди дә булса үзгәртүләр процессын узмыйча, күзәнәкләргә сеңә. Алсу тозны куллану өлкәсе ризык пе-шерү белән генә чикләнми. Бу табигый продукт шулай ук медицинада һәм косметологиядә дә актив кулланыла.

Диетик тоз

Тозның кеше организмына китергән зыянын киметү өчен, табиблар диетик продукт уйлап табалар – натрие аз булган тоз. Аңарда йөрәк һәм кан тамырлары эшләү өчен файдалы калий һәм магний бар. Буын авырулары булган кешеләргә дә кулланырга мөмкин.

Диетик тоз гади тозга караганда бәхәссез файдалырак, ләкин күп кулланучыларга аның тәме һәм тозлылык дәрәҗәсе ошамый.

Тоз – кешелек кулланган иң популяр һәм иң борынгы тәмләткеч. Аңардан башка бер ризыкның да тәме булмый. Әлбәттә, нинди тоз сайласагыз да, иң мөһиме – чама белән кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев