Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кайсы якта йокларга?

Тикшеренүләр күрсәткенчә, аркада йоклаучыларның канында кислород микьдары азая.

Кытай акыл ияләре: «Изгеләр - чалкан, гөнаһлылар - йөзтүбән,  патшалар - уң якка, акыллылар сул якларына борылып ята»,- дигән. «Кайсы якка борылып ятарга?» дигән сорауга җавапны сезнең  гәүдәгез ныграк белә. Һәр кешенең үзе яраткан йоклау позасы бар. Аркада (чалкан килеш) тиз ярсып китүчән, гипертониядан  тилмерүчеләргә йокларга кинәш ителә. Бу рәвешле яту  тынычландыра, кан әйләнешен җайга салырга ярдәм итә, әмма начар төшләр керү, гырлау куркынычын арттыра. Болай умырткалыкка авырлык килә. Тикшеренүләр күрсәткенчә, аркада йоклаучыларның  канында кислород микьдары азрак, бу үз чиратында салкын тидерү куркынычын арттыра.

Уң якка борылып йоклау -- йөрәк һәм кан тамырлары чирләрен кисәтү өчен иң яхшы поза: йөрәккә авырлык кими, кан әйләнеше яхшыра.

Сул якка борылып яту бавыр, уң бөер, шикәр чиреннән тилмерүчеләр ечен файдалы. Бу - йөкле хатын-кызлар өчен генә түгел, яралгыга да унайлы поза.

Фото - "Татар-тнформ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев