Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Яшьләргә торак

Һәр гаилә өчен иң мөһим мәсьәлә ул – яшәү урыны, үз торагың булу. Бүген үз йортын булдыру өчен күп гаиләләр ипотека алу максаты белән банкларга мөрәҗәгать итә.

Банкка процент түләргә теләмәүчеләр дә бар. Торак алу яки төзү өчен акча җыйган гаиләләр “экономия” термины белән бик яхшы таныш. Ир дә, хатын да эшләгән очракта да гаилә “тәмлүшкәләр” ашаудан баш тартырга мәҗбүр була. Шуңа дәүләт ярдәменә ихтыяҗ зур. 

Татарстанда яшьләрнең торак шартларын яхшырту өлкәсендә өч программа гамәлгә ашырыла. “Яшь гаилә” социаль ипотека программасы – иң популяры. Әлеге программа буенча ташламалы ипотеканы еллык 7 процент белән алырга мөмкин. 

– “Яшь гаилә” социаль ипотекасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстан дәүләт торак фонды белән берлектә 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шул чордан бирле әлеге программа ярдәмендә 2027 гаилә яңа тораклы булды. “Яшь гаилә” ипотекасын алуның тагын бер өстенлеге – гаиләдә туган һәр бала өчен фатир бәясеннән 200 мең сум акча киметелә, – дип сөйләде “Яшьләргә торак” исеме астында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. 

“Яшь гаилә” социаль ипотекасын алуның шартлары бар. Программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә тору кирәк. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу өчен гаиләдә бер кешегә туры килгән торак күләме 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш. Шулай ук гаиләнең кереме дә исәпкә алына. Программада катнашучы ир белән хатынның берсенә 36 яшь тулмавы шарт.

Рәмилә Сәләмова

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев