Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Яраклылык вакыты бар...

Яраклылык вакыты чыкканнан соң, закон нигезендә товар куллану өчен яраксыз дип санала.

Шундый ук билгеләмә РФ Гражданнар кодексында бар. “Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында” Федераль законының 16 маддәсе 1 пункты нигезендә билгеле бер вакыттан соң сыйфаты начарланучы, сәламәтлеккә куркыныч тудыручы азык-төлек продуктларының, төрле материалларның, эшләнмәләрнең һәм башка әйберләрнең яраклылык вакыты билгеләнә. 
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 5 маддәсе 5 пункты нигезендә яраклылык вакыты билгеләнергә тиеш булып та ул куелмаган яки яраклылык вакыты чыккан товарны (эш башкару) сату (үтәү) тыела. 
– Сөт продуктларын мисалга алыйк. “Сөт һәм сөт продукциясенә техник регламент” Федераль законының 17 маддәсе 8 пункты нигезендә сөт продуктларын сатучының җитештерүче тарафыннан билгеләнгән яраклылык вакытын озайтырга хокукы юк. Яраклылык вакыты чыккан сөт продуктларын сату рөхсәт ителми. Шул рәвешле сатучы саклану вакыты чыгучы товарны яраклылык вакытының соңгы көнендә сатудан алырга тиеш, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы өлкән белгече Алина Виноградова.
Товарның саклану вакыты чыккан, шулай ук яраклылык вакыты билгеләнергә тиеш булып та билгеләнмәгән товарны сату тыела. Азык-төлектә, парфюмерия-косметика продукциясендә, дару, көнкүреш химиясе товарларында, башка шундый товарларда яраклылык вакыты мәҗбүри рәвештә билгеләнергә тиеш. 
Товарның яраклылык вакыты товар куллануга яраклы булган конкрет дата яки файдалану өчен яраклы билгеле бер чор белән билгеләнә. “Азык-төлек продуктлары. Кулланучы өчен мәгълүмат” ГОСТ Р 51074-2003 нигезендә дә кулланучыларга визуаль һәм аңлаешлы формада товарның яраклылык вакыты турында мәгълүмат җиткерелергә тиеш.
Кулланучы өчен мәгълүмат турыдан-туры азык-төлек продуктлары кабында, савытында текст, шартлы билгеләр һәм рәсемнәр, этикетка, контрэтикетка, кольеретка, ярлык, бөке, белешмәлек рәвешендә тәкъдим ителергә тиеш. Товарның составы, үзлекләре, туклану кыйммәте, чыгышы, җитештерү һәм куллану ысулы, сыйфаты һәм иминлегенә кагылышлы мәгълүматлар кулланучы өчен аңлаешлы, тулы һәм дөрес булу зарур. Турыдан-туры яки читләтеп әйтелгән мәгълүмат кулланучыны продуктны тышкы кыяфәте яки органолептик күрсәткечләре буенча башка продукт белән бутамаслык, алдамаслык булырга тиеш.


Римма Афзалова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев