Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Гаҗәеп дәфнә яфрагы

Һәp хуҗабикәнең аш-су бүлмәсендә дәфнә (лавр) яфрагы бардыр.

 Гадәттә, без аны төрле ризыклар әзерләгәндә, хуш ис һәм тәм бирә өчен кулланабыз. Ә менә файдалы үзлекләре турында бик аз беләбездер шикелле.

НИНДИ ВИТАМИННАР БАР

Дәфнә - A, C, В һәм РР, В6, В9 витаминнары чыганагы. Аның составына селен, марганец, магний, фосфор, калий, кальций, медь һәм башка күп файдалы элементлар кергән. Әлеге гаҗәеп яфракта марганецнын дүрт, ә чиста тимернең ике тәүлеклек нормасы бар!

ФАЙДАЛЫ ҮЗЛЕКЛӘРЕ

1. Киеренкелекне бетерә. Бу үсемлекнең эфир мае организмга, нерв системасын тынычландыргыч эффект бирә. Шулай булуга да  карамастан, йокыны китерми.

2.Үпкә hәм тын юлларын лайладан чистарта, какырыклы ютәлдән булыша. Дәфнәнең шифалы исе хроник бронхит, астма авыруы булган кешелергә файдалы.

3. Ашкайнатуны көйли. Дәфнә яфрагыннан ясалган эчемлек ашказанының тонусын күтәрә, ашкайнату процессын көчәйтә  һәм организмны чистарта.

4. Йөрәк hәм кан тамырларын ныгыта. Дәфнә яфрагында кофе кислотасы бар. Бу кислота кан тамырларының эчке катламын анда утырган холестериннан чистарта, тамырларны ныгыта. Үсемлекнең шушы үзлекләре организмны гипертония һәм атеросклероздан саклый.

5. Буыннар ялкынсынуына каршы көрәшә. Дәфнә ялкынсыну процессын киметә hәм морфийга охшаш авыртуны баса торган үзлекләргә ия. Дәфнәне буыннардагы тозларны чыгару, артрит вакытындагы авыртуны басу өчен дә кулланалар.

6. Бәвел чыгару юлларын давалый. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, дәфнә яфрагы уреаза дип аталучы зыянлы матдә күләмен киметә икән. Бу матдә концентрациясе артып киткән очракта, ашказаны авырулары килеп чыга һәм бөердә ташлар барлыкка килә.

7. Псориаздан дәвалый. Әлеге үсемлек составына күп күләмдә органик hәм майлы кислоталар, файдалы микроэлементлар керә.

 8. Күздге арпаны бетерә. Аның төнәтмәсе белән ясалган компресс ялкынсынуны киметә һәм дезинфекция ясый.

9. Шикәр авыруына каршы көрәшә. Галимнәр әйтүенчә, дәфнә яфрагындагы гален матдәләре кандагы глюкоза күләмен төшерә. Димәк, дәфнә яфрагы төнәтмәсе шикәр авыруына каршы торучанлыкны арттыра.

10. Гаймориттан дәвалый. Билгеле булганча, аның ялкынсынуны киметә һәм микробларны үтерә торган үзлеге  борын куышлыгы

 Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев