Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Энергиягезне саклагыз!

Өйдәге һәр әйбер сәламәтлеккә, кәефкә, биокырга төрлечә тәэсир итә. Кайберләре энергияне ала, икенчеләре, киресенчә, тискәре энергия тудыра.

*Көнчел кешеләр өйнең берәр җиренә булавка куеп калдыра, ишек йә тәрәзә яңагына энә, кадак ише әйбер кадый. Аларны тизрәк юк итегез. 

*Үлем белән бәйле әйберләр җимергеч аурага ия. Скелет, мөгезләр, җәнлек тиреләре, төрле карачкылар – шундыйлар. 

*Кайбер кыйммәтле ташлар сезнең энергетика белән туры килмәскә мөмкин. Асылташлар – урланган яки магик көчкә ия кешеләрнеке булуы ихтимал. Һәр кешегә үз йолдызлыгы ташы гына туры килә. 

*Сәнгать, интерьер, антиквариат әйберләре шулай ук элеккеге хуҗаларының энергетикасын күчерә. 

*Еш кына төрле кош сыннары уңышсызлык китерә, авызларын ачып утырган арыслан, эт сыннары өйгә негатив энергетика алып керә. 

*Диңгез кабырчыклары йөрәк-кан тамырларына начар тәэсир итә.

*Китек чынаяк, савыт-саба – начар энергетика чыганагы. Алар уңай энергетиканы суырып алып, хәерчелеккә юл ача. Азыкның энергетикасын да боза. Ватык савыт-саба – бактерия чыганагы да. 

*Тузган өс һәм аяк киемнәре дә – тискәре энергия чыганагы. Өйдә, гомумән, артык әйбер булмаска тиеш. Иске әйберләрне чыгарып ташлаудан курыкмагыз. Иске әйберләрне җыеп яткырып, үзебезгә ярлылыкка программа салабыз. 

*Иске календарьлар шулай ук үткәндә калсын. Аларны тотып торырга кирәкми. Узган еллар календаре гына түгел, узган ай, атна битләре дә уңышсызлык китерә. 

*Йөрми торган сәгатьне еш кына, матур дип, интерьерны бизәр өчен тоталар. Ватык әйберне, гомумән, сакларга ярамый. Сәгатьләрне – бигрәк тә! Көчле тискәре энергия чыганагы санала. 

*Белгечләр ватык көзге бәхетсезлек китерә, ди. Шәрык галимнәре фикеренчә, чатнаган көзге позитив энергияне бозып, каралтып күрсәтә икән. Ишектән керүгә үк каршыда көзге тору да начар. 

*Күпләр ватык телефоннарын, эшләми торган гаджетларын саклый. Телефон, телевизор, планшет, радио, куллануга яраксызга әйләнгәч, начар энергияне тышка чыгара башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев