Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Дөрес сулагыз

Сулыш күнекмәләрен кулланганда, аның фазаларын хәрәкәт белән тәңгәл китерү бик мөһим.

Сулыш күнегүләрен өч төркемгә бүләргә мөмкин. Болар - тирән итеп сулау, аны күкрәк һәм корсак сулышы белән дөрес чиратлаштыру,  һаваны үпкәләрдән өлешләп-өлешләп чыгару, борын аша гына сулау.

Сулыш күнекмәләрен кулланганда, аның фазаларын хәрәкәт белән тәңгәл китерү бик мөһим. Алга иелгәндә, ян-якка бөгелгәндә, чүгәләгәндә - үпкәләрдәге һаваны тышка чыгарырга. Гәүдәне турайтканда - сулыш алырга кирәк. Үз-үзеңә контроль булдыру өчен, әлеге күнегүләрне көзге каршында ясарга мөмкин.

Тагын шуны әйтик; күнегүләрне төрле хәлдә - ятып, утырып һәм басып торган килеш ясарга була. Әлеге күнегүләр баш, кул, гәүдә хәрәкәте белән бер үк вакытта үткәрелә. Алар башта 3-4 тапкыр ясала, аннары ике-өч атна дәвамында 8-10 тапкырга җиткерелә.

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев