Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чектагы һәм күрсәткечтәге бәя туры килмәсә

Россия кулланучылар күзәтчелегенә гражданнардан кассада товар өчен бәянең бәя күрсәткечендәгедән артыграк булуы турында бик күп мөрәҗәгатьләр керә.

Ваклап товар сатучы сатып алучының товар турында мәгълүмат алуга хокукын тәэмин итәргә бурычлы. Сатып алучы товарның бәясе һәм аны сатып алуның шартлары турында мәгълүмат алырга тиеш. Бу хакта “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы Законның 10 маддәсе 2 пунктында бәян ителгән. Товарның бәясе турындагы мәгълүмат аны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә. 
 

Сатып алучы товар өчен ваклап сату-алу килешүе төзегән вакытта сатучы тарафыннан белдерелгән бәяне түләргә тиеш (РФ Гражданлык кодексының 500 маддәсе 1 пункты). 
Хатаны товар өчен түләгәннән соң гына күргән очракта да кибет бәя күрсәткечендәге һәм бәя арасындагы аерманы барыбер түләргә тиеш. 
 

Күрсәтелгән бәя һәм чектагы бәя туры килмәгән очракта түбәндәге алгоритм буенча хәрәкәт итү тәкъдим ителә. Сәүдә объектларында (сатучы тарафыннан билгеләнгән һәм кулланучы керү өчен булмаган урыннардан кала) кулланучының һәртөрле чыганактан теләсә нинди формада, шул исәптән товарны фотога төшереп, мәгълүмат алуга хокукын чикләү рөхсәт ителми. Бәя күрсәткечендәге бәя турындагы  мәгълүматны теркәп куегыз. Бу сатучы белән бәхәс барлыкка килгән очракта дәлил буларак файдалану өчен кирәк. Бәя күрсәткечне фотога төшерегез, шаһитлар алдында сатучының вәкилен бәя күрсәткече янына чакырыгыз, бу чек белән бәя күрсәткече арасындагы аерманы теркәү өчен кирәк. (Бәхәс чыккан очракта ваклап сату-алу килешүе шартларын раслау өчен сез шаһитлар күрсәтмәләренә таяна аласыз – РФ ГКның 493 маддәсе). 
 

Сатучыга дәгъва белдерегез. Сатып алганнан соң ук кассирдан сатучының вәкилен чакыруын сорагыз һәм телдән дәгъва белдерегез. Телдән дәгъваны канәгатьләндерүдән баш  тартсалар, сатучыга язмача дәгъва белдерегез. Анда килеп туган хәл турында языла (дата, вакыт, товарның исеме, бәя күрсәткечендәге һәм чектагы бәяләр). Дәгъвада сез түбәндәге таләпләрнең берсен күрсәтә аласыз: чектагы һәм бәя күрсәткечендәге бәянең аермасын кайтару (РФ ГКның 1102 маддәсе); нигезле срокта ваклап сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кайтарып бирүне һәм башка чыгымнарны каплау  (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 12 маддәсе 1 пункты). (Нигезле срокны билгеләгәндә товарның яраклылык вакытын, аны файдалануның сезонын һ.б. исәпкә алырга кирәк). Сатучы дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта сатып алучы аерманы юллап алу турында (РФ ГКның 1102 маддәсе 1 пункты); ваклап сату-алу килешүен өзү һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында сатучыга дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә ала (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 12 маддәсе 1 пункты). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев