Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чәй турында

Әгәр хәлегез киткәнен сизсәгез, лимон телеме салынган чәй эчегез.

Лимон салгач, чәйнең төсе яктырып китә, әмма чәй үз сыйфатларын югалтмый.

Чәй яфрагында, табиблар раслаганча, табигать безгә тулы бер даруханә бүләк итә. Әгәр арсагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчегез. Чәйдә 0,05 г кофеин бар, ә бу бер таблетка пиркофенны алыштыра.

Сөтле чәйдәге кофеин йомшаграк тәэсир итә һәм файдалырак та. Әгәр туңсагыз, куе чәй эчеп куегыз, бер чынаяк куе чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән һәм микроблардан да саклар.

Чәй дым тарта һәм төрле исләргә дә битараф түгел. Шуңа күрә чәйне исле әйберләрдән ераграк тоту хәерле. Аны тыгыз ябыла торган капкачлы пыяла яисә фарфор савытта сакларга киңәш ителә. Пластмасса савытта чәй сакларга ярамый.

Чәегез тәмле, хуш исле һәм файдалы булсын өчен аны пешергәндә кайбер кагыйдәләрне тотарга тырышыгыз. Чәйнек фарфор я фаянстан булсын. Металл чәйнек кулланмагыз, аның тәме чыга. Әйбәтләп юылган чәйнекне 2-3 тапкыр кайнар су белән чайкап алыгыз. Чәй 3-4 чынаяк өчен бер чәй кашыгы исәбеннән салына. Чәйнеккә яртысыннан азрак кайнар су салыгыз, өстен салфетка белән каплап, 5 минут тотыгыз. Чәйнекне төрү кирәкми. Бер кайнаган чәйне кабат кайнату, җылыту һич ярамый. Ул зарарлы була. Мондый чәй нерв, йөрәк-кан системасын ярсыта.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев