Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чәчәк алуның үз тәртибе бар

Гомуми кагыйдә буенча сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү мак­сатында сатучы сатып алучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтү) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.

Бу хакта “Кулланучылар хокукла­рын яклау турында”гы законның 10 маддәсе 1 пунктында әйтелгән. Сатучы биргән мәгълүматта товарның яраклылык вакыты һәм үсемлекләрне саклау, күчереп йөртү белән бәйле үзенчәлекләре, товарны куллану сыйфатлары ту­рында мәгълүмат булырга тиеш. Товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) нәтиҗәле һәм имин файдалану кагыйдәләре һәм шартлары турын­дагы мәгълүматны җиткерү сатучы өчен мәҗбүри булып тора. Бу хакта “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 10 маддәсе 2 пунктында бәян ителә.

Чәчәкләрне сатып алу дистан­цион рәвештә башкарылган оч­ракта сатучы сатып алучыга тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә бу­рычлы. Бу очракта товар интернет челтәрендә сайтта һәм (яисә) элек­трон исәпләү машиналары өчен про­граммада, элемтә чараларында (те­левизион, почта, радиоэлемтә һ.б.) , һәм (яисә) каталог, буклет, проспект­ларда, фотосурәтләрдә яисә башка мәгълүмати материалларда урнаш­тырыла. Кулланучыга мәгълүмат электрон яисә башка техник чара­лар ярдәмендә җиткерелгән очрак­та да сатучының бурычы үтәлгән дип санала. Товарның сыйфа­ты сатучы яисә кулланучы белән төзелгән килешүне үтәү нигезендә җибәрелгән курьер гаебе белән бо­зылса, кулланучы килешүне өзүне һәм товарны сатып алу бәясен һәм товарны адресатка тапшыру бәясен кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу хакта законның 18 маддәсеннән укырга мөмкин.

Сатучы үсемлекнең (букетның, чәчәкнең) үзенчәлекләре һәм аның товар кыяфәтен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакын­дагы мәгълүматны үз вакытын­да җиткереп тә, кулланучы аларны үтәмәсә, сатучыга бернинди таләп тә куя алмый. Букет сайлаганда са­тучы җитешсезлек турында әйткән булып, кулланучы бу җитешсезлекне ачыкласа, аның бәяне кире кайтару­ны таләп итәргә шулай ук хакы юк.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев