Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Катыкның файдасы

Әчи башлаган катыкны ашарга ярамый.

Катык җиңел үзләштерелә, эчәклек микрофлорасын җайга сала. Ул җиңелчә эч йомшарткыч үзлеккә ия. Катык аеруча колит, энтерит, хроник эч кату һәм гастрит булганда файдалы. Аның составындагы кислоталар йөрәкнең  ишемия авыруларын кисәтергә ярдәм итә. Катык матдәләр алмашын җайга сала, бит тиресен матурлата, пигментлы таплардан коткара. Элек-электән хатын-кызлар катыкны тән тиресен, чәчләрне тәрбияләүдә кулланган. Көнбатышта күптән катыкны «Россиялеләрнең матурлык эликсиры» дип атыйлар. Чөнки әче сөт ризыгы тир бизләре эшчәнлеген җайга сала, баш тиресен тукландыра, чәчләрне ныгыта. Пигментлы таплар булганда, иртән яки йокларга ятар алдыннан, 1:1 исәбеннән катык һәм кәбестә согы катнашмасы сөртәләр.

Әчи башлаган катыкны ашарга ярамый. Мондый катык бигрәк тә эрозияле гастрит, ашказаны җәрәхәте, ашказаны согының кислоталылыгы югары булган кешеләргә зыянлы. Үт юлында таш булган, панкреатит, гепатиттан интеккән кешеләр әчегән катык белән сак булырга тиеш.

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев