Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Арпаның дәвалау үзенчәлекләре

Җирдә таралу киңлекләре буенча арпага тиңнәр юк

Арпаның дәвалау үзенчәлекләре

 Аляскадан һәм Норвегиядән алып Азиянең көньягына һәм Африкага кадәр таралган ул. Арпа орлыгы ярма алу өчен кулланыла. Арпаның орлы-гында 15,8 % ка кадәр аксым, 64,6- 70 % - углевод, 2,1-3,5 % - май, 3,4 % алыштыргысыз һәм 7,2 % алыштырыла торган аминокислоталар бар.

Әбугалисина да арпа турында, организмны чистарта, дигән. Арпа кайнатмасы ашказаны-әчәк трактында, югары сулыш юлында ялкынсыну булганда булыша. Яшь балаларны ясалма тукландырганда  катнашманы кәҗә сөтенә кушып бирәләр. 20 г орлыкка бер стакан кайнар су агызып 4-5 сәгать тоталар, аннан соң 10 минут кайнаталар. Сөзәләр, 1 әр аш кашыгы көнгә 4- 6 тапкыр теләсә кайсы вакытта эчәләр.

Арпа тамырын шыттырып, киптереп, тарттырып салат (солод) әзерлиләр. Күкрәк шешкәндә (грудница), тире ялкынсынганда, шешләр катыланганда аның белән парландыралар.

Арпа суы нерв системасын, золотуха, ютәл, геморрой, бөердәге таш, ашказаны, сидек капчыгы һәм сидек юллары авыруларын дәваларга ярдәм итә.

Аяклар тирләвеннән, халык медицинасы киңәш иткәнчә, аякларны җылы су белән сабынлап юалар, салкын су белән чайкыйлар, арпа, солы, бодай саламы, сарут үләнен кәрзин үргән кебек бармаклар арасына үреп чыгалар. Аннан соң шулар өстенә чиста оекбаш киеп иртәнгә кадәр йоклыйлар. Иртө белән оекбашны салып аякны юалар, чиста оекбашлар кияләр. Җиде көн дәвамында шулай эшләсәгез, аяктан тир исе, эреннәре бетәр һәм күп еллар буена үзен сиздермәс.

Үпкә кабарганда, бронхит, каты йөткергәндә 2 аш кашыгы арпаны 2 аш кашыгы йөзем белән бутап, 1,5 л су салып сүрән утта яки мичтә ярты сыеклыгы парга әйләнгәнче пешерәләр. 1 аш кашыгы бал кушып, көнгә берничә тапкыр эчәләр.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев