Халыкара спорт уеннары
Владивостокта шәһәрендә "Азия балалары" дигән Халыкара спорт уеннары бара. Анда Мөслим спорт мәктәбе укучылары да катнаша.
2022 елның 27 июленнән 8 августына кадәр, Приморье крае Владивосток шәһәрендә "Азия балалары" дигән VII Халыкара спорт уеннары уздырыла. Анда 13 илдән: Әрмәнстан, Әфганстан, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Ливан, Монголия, Пакыстан, Россия, Таиланд, Төркмәнстан һәм Үзбәкстаннан 1300 дән артык спортчы катнаша. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Мөслим спорт мәктәбе укучылары Азалия Юнысова һәм Самат Ногманов та бар. Бу балалар билбау көрәше буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр.
Аларга җиңү генә түгел, үз көчләренә, мөмкинлекләренә ышансыннар дип тә телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев