Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Социаль фондка хәбәр итәргә кирәк

Быелдан башлап, хезмәткәрләрне эшкә кабул итү һәм эштән азат итү турында Россия Социаль фондына бердәм яңа форма буенча хәбәр итәргә кирәк. Хәбәр итү вакыты элеккечә кала: Социаль фондка кабул итү яки азат итү көненнән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк.

– 2023нче елның 1 гыйнварыннан эш бирүче гражданин белән гражданлык-хокукый характердагы килешү төзелү яисә туктатылу хакында шулай ук Россия Социаль фондына хәбәр итәргә бурычлы, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. – Моны килешү төзегәннән яисә өзгәннән соң килгән эш көненнән дә соңга калмый эшләү шарт. Әлеге таләп РФ Салым кодексы нигезендә иминият взнослары исәпләнүче түләүләргә кагыла.
Моннан тыш 2023нче елның 1 гыйнварыннан хезмәт кенәгәләренең яңа бланклары гамәлгә кертелде.
Әлеге бланкларны бары тик җитештерүчедән генә алырга мөмкин (ГОЗНАК берләшмәсеннән яисә исемлектә булган билгеле таратучылардан). Быелдан хезмәт кенәгәләре һәм аларның вкладышларына дубликатлар да хезмәт министрлыгы боерыгы белән расланган яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә.

Оксана Исламова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев