Исбатлый алсагыз
Сорау-җавап

Исбатлый алсагыз

– Товардагы җитешсезлекне гаран­тия вакыты үткәч кенә күрдем. Мин бу турыда дәгъва белдерә алам­мы? Ш. Мантуров.

Газета укучыбызның сора­вына ТР Дәүләт ал­коголь инспекциясе Түбән Кама территори­аль бүлеге өлкән бел­гече Алена Виноградо­ва җавап бирә:

– Товарга гаран­тия ике елдан ким бу­лып, сез җитешсезлекне гарантия вакыты төгәлләнгәч кенә, әмма ике ел эчендә ачыкласагыз, сату­чыга, җитештерүчегә яисә импортерга таләп куя аласыз. Әмма бу җитешсезлекнең сатып алынганчы яки товар­ны сезгә тапшырылган­чы барлыкка килүен ис­батларга тиеш буласыз.

  Фото freepik.com 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев