Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Гариза язарга кирәкме?

– Пенсия билгеләү өчен үзеңнең мөрәҗәгать итү кирәк түгел, ул автомат рәвештә билгеләнә, диләр. Зинһар, аңлатыгыз әле: нинди пенсияне алу өчен гариза тапшырып торасы юк?

Газета укучыларыбызга ТР буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә: – Инвалид дип танылган гражданнарга пенсия билгеләү өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Ведомстволар арасында документлар алмашу тәртибе булу сәбәпле, тәләү гаризасыз да билгеләнә.
Без медицина-социаль экспертиза бюросыннан гражданинга инвалид статусы бирелү турындагы мәгълүматны алабыз һәм биш эш көнендә аңа инвалидлык буенча пенсия билгелибез һәм җиде
эш көнендә беренче түләү дә башкарыла.
Картлык буенча иминият пенсиясен автомат режимда билгеләү мөмкинлеге дә тормышка ашырылды. Гражданин белән гомуми нигездә пенсиягә чыгу өчен алдан әзерлек эше алып барыла, ул пенсия бүлегендәге шәхси счетында аның пенсия хокуклары тулысынча исәпкә алынган дип риза булса, тиешле яшькә җиткәч, стажга, пенсия коэффициентына таләпләр тиешле булганда әлеге затка картлык буенча пенсия автомат рәвештә билгеләнә.
Туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга 80 яшькә җиткәч пенсия мәсьәләләрен хәл итү өчен  шулай ук бүлеккә мөрәҗәгать итү кирәк түгел. Бу яшьтән билгеләнгән (фиксированный) түләүнең ике тапкырга артуы сәбәпле, аларга картлык буенча иминият пенсиясе алу отышлырак булырга мөмкин. Исәпләгәндә белгеч пенсиянең яңа күләме элеккесеннән зур булуын күрсә, бу очракта әлеге пенсиягә күчү өчен гариза язарга кирәк түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев