Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Авыл стажы өчен түләү сакланамы?

– Авыл стажы өчен өстәмә түләү алучы әти-әниебезне авылдан үзебезнең янга шәһәргә алып китәргә телибез. Күченгән очракта аларга бу түләү сакланачакмы?

Әлеге сорауга ТР буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә: 
– 2019нчы елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында кимендә 30 календарь ел эшләгән авыл җирлегендә яшәүче пенсионерларга картлык (инвалидлык) буенча иминият пенсиясенең билгеләнгән (фиксированный) түләвен 25 процентка арттыру каралган. Пенсионерның эшләмәве һәм башка эшчәнлек алып бармавы шарт булып тора. 
2022нче елның 1 гыйнварыннан “Иминият пенсияләре турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң әлеге категория гражданнарның пенсия белән тәэмин ителүе яшәү урынына (авыл яки шәһәр) бәйле түгел һәм авыл җирлегеннән күченгән очракта авыл стажы өчен өстәмә түләү саклана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек шундый өстәмә түләү алган, әмма соңрак шәһәргә күчү сәбәпле аны алалмаган пенсионерларга 2022нче елның гыйнварыннан билгеләнгән (фиксированный) түләү кабаттан исәпләнде. Моның өчен гариза тапшыру кирәк түгел.  
 

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев