Укырга кая барасыз?
Яңа гына мәктәп тәмамлаган егет-кызларның югары уку йортларын штурмлаган мәле
Райондашларыбыз кайсы уку йортларын сайлаган? Шул хакта үзләреннән сораштык.
Фәнил Ханнанов:
– Кечкенәдән саннарга гашыйк мин. Күбәк урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырдым. Уннан артык олимпиадада республика призеры булдым. Авыл егетенә бернәрсә дә куркыныч түгел, диләрме әле? Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәм, төрле өлкәдәге яңалыклар белән кызыксынып барам. Математика фәненә мәхәббәт әтием ягыннан килә. Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетына керү өчен 220дән артык балл кирәк иде. Белемем һәм имтихан нәтиҗәләре белән бик уңышлы гына әлеге уку йорты студенты булдым. Абыем Алмаз да шушы уку йортында белем ала, быел ул 4 курска укырга бара. Уллары бергә булгач, әти-әниебезгә дә тынычрак булыр, дип уйлыйм. Бухгалтер исәп-хисабы, аудит һәм икътисадка кагылышлы логик мәсьәләләр чишәргә яратам. Укуны тәмамлагач, “Татнефть” кебек зур сәнәгать предприятиесендә хезмәт куясым килә.
Зәринә Мирсалихова:
Хыялым – табиб булу. Хыялымны тормышка ашыру өчен Казан дәүләт медицина университетын сайладым. Бу уку йортын мин күптәннән, 8 сыйныфтан бирле күзәтәм. Казанда туганнарым күп булганга, дусларыма, якыннарыма якын буласым килгәнгә шушы университетны сайладым. КДМУ бик абруйлы уку йорты санала, анда укыган егет-кызлар бик яхшы табиблар була. 10 класска кадәр Мари Бүләр мәктәбендә белем алдым, мин – Яңа Сәет кызы. Авылда үскәч, әти-әниләр белән мал-туар арасында кайнагач, бер эшнең дә авырлыгын күрмим. 10-11 сыйныфларга Мөслимгә укырга килгәч тә, атна азагын көтеп, түземлегем бетә иде. Атна азагында авылга кайту иң зур сөенечем булды. Укырга киткәч, сагынуга ничек түзәрмен дип, бүгеннән үк борчылам. Татар теле һәм әдәбиятын яратам, шигырьләр язам, күп мәртәбә татар теленнән халыкара олимпиадалар призеры булдым. Күпләр шушы юлны сайлар дип уйласалар да, минем, ак халат киеп, кешеләргә ярдәм итәсем килә.
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев