Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль яклау

Хөкүмәт ярдәм итә

Быел инвалид балалар өчен яңа төр түләү гамәлгә керде. Әлеге һәм башка төр яңалыклар турында Республика матди ярдәм үзәгенең Мөслим районындагы 30 санлы бүлек җитәкчесе Нурсибә Мингалимова белән сөйләштек

– Нурсибә Габбасовна, Татарстанда быел кертелгән яңа ярдәм чарасы кемнәргә тиеш?

– 2025нче елның 25 мартыннан фенилкетонурия белән авыручы инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен ай саен бирелә торган акчалата түләү кертелде. Мондый гаиләләргә яшәү минимумының 50 проценты күләмендә пособие түләнә. Бүгенге көндә ул 7310 сум тәшкил итә. Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә төбәк бюджетыннан башка ярдәм чаралары да күрсәтелә. Алар арасында даими карауга мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү, шулай ук ата-ананың берсе яки икесе дә инвалид булган һәм (яки) 18 яшькә кадәрге балаларның берсе инвалид булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие каралган.

– Мөслим районында фенилкетонурия белән авыручылар күпме?

– Районыбызда өч кеше әлеге авырудан интегә, шуларның икесе – балалар. Компенсация билгеләү өчен фенилкетонурия белән авыру турында медицина белешмәсе, инвалид баланың туу турында таныклыгы күчермәсе, кредит бирү оешмасына мөрәҗәгать итүчеләрнең реквизитлары турында белешмә һәм шәхси исәп-хисап счеты, вәкаләтле затлар өчен ышанычнамә кирәк. Безнең бүлеккә мөрәҗәгать иткәндә, мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаучы документы булу да шарт.

– Нурсибә Габбасовна, Татарстан хакимияте күпбалалы гаиләләрдәге балаларга урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыту чыгымнарын өлешчә компенсацияләү мөмкинлеген дә карый, диләр...

– ТР Министрлар кабинетының тиешле карар проекты Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координация-ләү комиссиясе сайтында басылып чыкты. Түләүләр 2025нче елның 1 сентябреннән гамәлдә. Документ нигезендә, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балалар компенсациягә исәп тота ала. Ул түләүле уку бәясенең 30 процентын тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта гаиләдән ике һәм аннан да күбрәк бала белем алганда, һәр балага субсидия биреләчәк.

– Баланың кайсы уку йортында белем алуы мөһимме?

– Бала Татарстан территориясендәге һөнәри белем бирүче уку йортында белем алырга тиеш, бу – мәҗбүри шарт. Түләүле белем алу өчен килешү төзегән ата-ананың берсенең яки балигъ булган укучының компенсация алу хокукы булачак. Финанслау республика бюджеты хисабына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша каралган. Түләү алу өчен матди ярдәм үзәгенең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки “ТР Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза бирергә кирәк. Гаризага түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәнең күчермәсен,  түләүне раслаучы документларны һәм көндезге бүлектә укуны раслаучы белешмәне теркәү таләп ителә.

– Йөкле студентларга да 100 мең сум акча түлә-ячәкләр, дип ишеттек...

– 100 мең сумга кадәр тү-ләүләр Татарстанда эшләүче урта һөнәри белем бирүче һәм югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучы студентларга гына бирелә. Тү-ләү йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә баскан очракта гына каралган. Шулай ук кыз баланың гомуми белем бирү яки һөнәри белем бирү оешмасында, югары уку йортында көндезге бүлектә белем алуы да төп шарт булып тора.

Фото – Н.Мингалимованың шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев