Хезмәттә – күңел җылысы
Районыбызның социаль хезмәткәрләре бәйрәмне алданрак билгеләп үтте. “Мизгел” яшьләр үзәгендә узган тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.
– Шөкер, җирлегебездә ярдәмгә мохтаҗ бер генә кеше дә игътибардан читтә калмый. Сәламәтлекләре чиклеләр дә, социаль яктан уңышсыз дип исәпләнүче гаиләләр дә, тәрбия кирәк булган өлкәннәр дә яклау, кайгырту тоеп яши. Социаль хезмәткәрләр төрле характерда булсалар да, аларны кайгыртучанлык, башкаларның борчуына битараф булмау берләштерә. Олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле социаль хезмәткәрләргә тирән рәхмәтемне әйтеп баш иям. Сезнең хезмәткә күңел җылылыгы салынган. Башкалар турында кайгырту өчен күңел җылылыгы, мәрхәмәтле, кайгыртучан булу кирәк, – диде район башлыгы, социаль хезмәтләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп.
Районның социаль яклау бүлеге берничә оешманы берләштерә. Алар – социаль яклау булеге, 30 санлы республика матди ярдәм үзәге, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар һәм инвалидлар йорты. Әлеге оешмаларда барлыгы 103 белгеч хезмәт куя. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, гомумән, яңа туган сабыйдан алып өлкән яшьтәге кешегә кадәр ярдәм итә алар. Районның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре ай саен 8 меңләп кешегә хезмәт күрсәтә. Төрле төрдә 100гә якын социаль хезмәт тәкъдим ителә.
Лилия Шәймиева фотосы
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев