Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль яклау

Социаль мәсьәләләр буенча сораулар аз

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева гражданнарны кабул итте.

Мөслимгә эш визиты белән килгән Юлия Абдреева “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, картлар йорты эшчәнлеге белән танышты. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр кунакларны җыр-биюләр белән каршы алды.
Министр урынбасары интернат-йорт хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Кунак бинадагы капиталь ремонтка югары бәя бирде, өлкәннәрнең яшәү шартлары, социаль реабилитация һәм сәламәтләндерү бүлмәләрен карады. – Интернатта чисталык хөкем сөрә. Бүлмәләр зәвык белән эшләнгән. Ашханәдә – гаилә мохите. Спортзал, ял бүлмәләре бик ошады.
Мөслимлеләрнең ачык йөзле, аралашучан булуларына игътибар иттем. Инвалид коляскасында хәрәкәт итүче,
постельдә ятучы өлкәннәр бар, әмма тормышны яратулары кимемәгән. Бу да интернатта үзара аңлашу, өлкәннәргә яхшы мөнәсәбәт булуын исбатлый. Өлкәннәргә, социаль яктан авыр гаиләләргә игътибар кимергә тиеш түгел, – диде Юлия Абдреева. – Мөслим районы бик матур, төзек, уңайлыклар да җитәрлек.
Шулай да өлкәннәргә хезмәт күрсәтү даирәсе зуррак, бу өлкәдә эшләүче оешмалар күбрәк булсын иде.
Юлия Ивановна район хакимиятендә гражданнарны да кабул итте. Эшсез буларак исәптә торучы бер райондашыбыз өстәмә белем алырга теләк белдерде. Аңа хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша бер тапкыр бушлай белем алганнан соң, икенче мәртәбә мондый мөмкинлек бирелмәвен аңлаттылар. – Сәламәтлегем буенча өстәмә пенсия алып булмас микән, дип килдем, чөнки ике тапкыр инфаркт кичердем. Министр урынбасары пенсиягә иртәрәк чыгу мәсьәләсен ачыкларга тәкъдим итте. Пенсия фондының район бүлегенә барырга туры киләчәк, – диде бер райондашыбыз.
Райондашларыбыз үз эшен ачарга субсидия алу, сәламәтлек мөмкинлекләре
чикле балаларны лагерьга җибәрү мәсьәләләре белән дә мөрәҗәгать итте. – Юлия Абдрееваның Мөслимгә беренче генә килүе түгел. Эшлекле сәфәр вакытында, гадәттә, мәсьәләләр хәл ителә, проблемалар тизрәк чишелеш таба. “Өлкән буын”, “Демография” проектлары буенча эшчәнлек, социаль яктан куркыныч гаиләләр белән эшнең нәтиҗәлелеге, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча фикер алыштык. Районыбызда 4 мең кеше ай саен 6 миллион сумга якын дәүләт ярдәме
ала, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, Мөслим районында сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр аз. Җирлек халкы тормышыннан канәгать, димәк. – Башка районнарда өлкәннәр санатор-курорт дәвалау учреждениеләренә юлламаларның аз бирелүенә борчылуын белдерә.
Шифаханәләргә юлламалар республика бюджеты мөмкинлегеннән һәм райондагы пенсионерлар саныннан чыгып билгеләнә. Бик күпләрнең “Хезмәт ветераны” исемен аласы килә. Бу исемне алу өчен ир-атларның – 40, ә хатын-кызларның 35 елдан да ким булмаган эш стажы һәм ведомство бүләкләре кирәк, – ди Юлия Абдреева.
Кунак үз ведомствосына караган хезмәт коллективлары белән сәяси вакыйгалар, көндәлек эшләр һәм киләчәккә планнар турында сөйләште.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев