Күп балалы гаиләләргә, керемнәре бераз артса да, түләүләрне киметмәячәкләр
Әгәр күпбалалы гаиләнең җан башына уртача кереме төбәк буенча яшәү минимумыннан 10 проценттан артмаса, пособиегә хокук сакланачак
Май аеннан күпбалалы гаиләләр өчен бердәм пособие билгеләү тәртибендә үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Рәсмиләштерү процедурасын яңадан караячаклар.
Хәзерге вакытта гаилә кереме яшәү минимумыннан бераз артып китсә дә, гаилә пособие ала алмый иде. Яңа кагыйдә үз көченә кергәч, вазгыять үзгәрәчәк.
Әгәр күпбалалы гаиләнең җан башына уртача кереме төбәк буенча яшәү минимумыннан 10 проценттан артмаса, пособиегә хокук сакланачак.
Чыганак һәм фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев