Киң күңелле Чулпан
Социаль хезмәткәр Чулпан Абдуллина 14 ел дәвамында 41 өлкән кешене караган.
Чулпан – Сарман районының Кәүҗияк авылы кызы. 35 ел элек ул Иске Чакмак авылына килен булып төшә.
– Озак еллар авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләдем, бер үк вакытта мәктәп ашханәсендә дә хезмәт куйдым. Җәй айларында үлчәүче булып ындыр табагында да эшли идем. Социаль хезмәткәр булып эшли башлавыма эшсезлек сәбәп булгандыр. Авылдашым Гөлфия: “Әбиләр карыйсың килмиме?” – дип мөрәҗәгать итте. Гөлфиянең социаль хезмәткәр булып эшләвен, бу өлкәдә хезмәт куяр өчен җаваплы, сабыр булу кирәклеген белә идем. Тормыш иптәшем Нияз белән киңәшләштем дә социаль яклау бүлегенә эшкә кердем. Авылыбыздагы әбиләрне карауны миңа беркеттеләр. 80 яшьтән өлкәнрәк Бибиасма апа белән Люция апа авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре иде. Бүген алар мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын. Бик яратып башлаган хезмәтем бүген дә җаныма тынычлык бирә. Әнием 8 ел урын өстендә ятты. Апам белән чиратлашып карадык. Шуңа микән, өлкән кешеләр миңа әнием кебек кадерле, – ди Чулпан Абдуллина.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 5 июнь санында танышырга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев