Ышанычлы ярдәм чарасы
Социаль фонд

Ышанычлы ярдәм чарасы

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын натураль рәвештә алуга гариза биреп өлгерергә кирәк

Социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, дәвалану урынына бару һәм кайту чыгымнарын кайтару, шифаханәләрдә бушлай дәвалану керә.

Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында булганнар, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалардан файдалану хокукына ия.

Ташламадан файдалану хокукына ия гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә, социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада бирелә. Шул ук вакытта аларның социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алу формасына үзгәртү хокуклары да саклана. 2026нчы елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1825,25 сум тәшкил итә.

Акчалата эквивалент күләме натураль хезмәт шушы суммада күрсәтелә, дигән сүз түгел. Дарулар, юлламалар һәм юл йөрү чыгымнары ташламадан файдаланучыга түләүсез һәм тиешле күләмдә бирелә. Натураль ташламаларны акчага алыштырган очракта, алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк. Ягъни дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен – 1405,85 сум; төп авыруларны кисәтү һәм шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен – 217,48 сум; шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен – 201,92 сум.

– Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында иң кирәкле һәм ышанычлы ярдәм булып кала. Вакыт белән сыналган система гражданнарның әлеге категориясен дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеген гарантияли, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елның җиде аенда Татарстанда 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2027нче елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

Фото – Татар-информ 


Нет комментариев