Киләсе елның 1 апреленнән россиялеләрнең социаль пенсияләре 14,75 процентка артачак
Социаль фонд

Киләсе елның 1 апреленнән россиялеләрнең социаль пенсияләре 14,75 процентка артачак

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин раслаган Пенсия һәм социаль иминият фондының якындагы өч елга бюджеты турындагы законда әйтелә.

2026 елга исәпләнгән план нигезендә, түләүләр 4,5 процентка, ә тагын бер елдан 4 процентка артачак.

Иминият пенсиясе һәм аңа карата беркетелгән түләү күләме 2025 ел башыннан 7,3 процентка, 2026 елның февралендә 4,5 процентка, апрелендә 5,5 процентка үзгәрәчәк. 2027 елда түләүләр февральдән 4 процентка һәм 1 апрельдән 4,1 процентка индексацияләнәчәк. Шулай итеп, россиялеләрнең иминият пенсиясе 2025 ел азагына 24 059 сум була.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-yasaucelarnen-social-pensiyalare-apreldan-1475-procentka-arta-5897070

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев