2026 елда Татарстанда кемнәр картлык буенча социаль пенсиягә чыга алачак?
Татарстанның кайбер гражданнары 2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә чыга алачак
Бу кемнәргә кагылачак – «Татар-информ» материалында.
Татарстанлыларга картлык буенча ике төр пенсия мөмкин: иминиятләштерү һәм социаль. Иминиятләштерү пенсиясен алу өчен, хәзерге кагыйдәләр буенча, 15 ел эш стажы һәм 30 пенсия балы (ИПК) булырга тиеш. Кирәкле стажы яки баллары булмаган республика гражданнары социаль пенсия алучылар булып санала.
2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә 1957 елгы ир-атлар һәм 1962 елгы хатын-кызлар чыга алачак. Шул ук вакытта, кеше үз теләге белән социаль пенсиягә чыгудан баш тартып, иминиятләштерү пенсиясенә (ул социаль пенсиядән күбрәк) дәгъва кылу өчен өстәмә стаж һәм пенсия балллары туплау өчен эшен дәвам итәргә хокуклы.
Киләсе елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Әмма бу пенсионер алучы бердәнбер түләү булса, ул яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә акча алачак, ул ТРда 2026 елда 16 098 сумга тигез булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев