Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хезмәт һәм ял режимын саклап яшик

Хатын-кызлар сәламәтлеге – бик мөһим һәм нечкә тема. Һәрбер авыру уңайсызлык тудыра, тормыш ямен боза, җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Хәлне тагын да катлауландыра торган тагын бер сәбәп – кем беләндер интим проблемалар турында сөйләшү һәрвакытта да мөмкин түгел. Табиб кабул иткәндә дә, бик күп хатын-кызлар уңайсызлана.

Бала тудыру  органнарының сәламәтлегенә кагылышлы сораулардан оялырга кирәкми. Бүген нәкъ шул турыда үзәк хастаханәнең акушер-гинекологы Рәйхана Әхкямова белән әңгәмә корабыз.
– Рәйхана Рәшитовна, кыз балалар кайсы яшьтә беренче тапкыр табиб-гинекологка күренергә тиешләр?
– Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә кыз баланы беренче тапкыр өч яшьтә балалар бакчасына юллама алганда балалар гинекологы карый. Соңрак алты-җиде яшьтә мәктәпкә барыр алдыннан, аннан 14 яшьтән башлап һәр елны күренеп торырга кирәк. 15 яшьтән кыз бала әти-әнисеннән башка гына да табибка күренә ала. 
– Гүзәл затларыбыз авырга узгач та, хатын-кызлар консультациясенә йөри башлыйлар.
– Гинекологка исәпкә яралгы 7-8 атна вакытта басалар. Табиб күзәтүе астында бәби көткән хатын-кызлар сәламәт бала табалар. Өч тапкыр – 14, 20, 34 атнада ультратавыш белән тикшерү аппаратыннан карап, яралгының үсешен күзәтеп торалар. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Наилә Сәлахова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев