Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хастаханә заманча җиһазларга баеды

“Сәламәтлек саклау” милли проекты нигезендә хастаханәгә 5,3 млн сумлык флюорография аппараты кайтты.

Район поликлиникасында моңа кадәр дә заманча аппарат эшләде. 2016 елдагы капиталь ремонттан соң хастаханәгә яңа УЗИ, электроэнцефалография, колоноскопия, ЭКГ, холтер кебек диагностика һәм рентген аппаратлары кайтты. Стоматология бүлеге, физиотерапия кабинеты, лаборатория дә заманча җиһазлар белән баетылды.
– Флюорография кабинетына капиталь ремонт үткәрдек, ремонт төгәлләнде. Туберкулез һәм башка үпкә авыруларын иртә диагностикалау һәм кисәтү өчен райондашларыбызны флюорография тикшерүе узарга чакырабыз. Күкрәк читлеге органнарына флюорография көн саен 153нче кабинетта үткәрелә. Кабинет 8.00-15.00 сәгатьләрдә эшли. Флюорография үткәндә үзең белән паспорт яки амбулатор карта булу шарт, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Март башында район поликлиникасында компьютер томографиясе дә эшли башлаячак. Ул да авыруларны иртә срокларда ачыклауга саллы өлеш кертәчәк. 
Районда 39 фельдшерлык-акушерлык пункты эшли. 37 ФАПка электрокардиографлар тапшырылды. Әлеге медицина җиһазлары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә кайтты. 
– ФАПларда электрокардиографлар булу, тиз арада диагностика ясап, авыруга ярдәм күрсәтүне тизләтү мөмкинлеген тудыра. ФАПларга компьютерлар да куелды. Мондый моноблоклар фельдшерларга төрле авырулар турында мәгълүмат алырга, сорауларына җавап табарга мөмкинлек бирә, – ди поликлиниканың оештыру-методик кабинеты фельдшеры Ленар Гатауллин.
Быел Дусай авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Яңа ел алдыннан ФАПка нигез салынды. Мәктәп, мәдәният йорты янәшәсендә сафка басачак бинаны авыл халкы түземсезләнеп көтә.
– Элек медпункт мәктәп бинасында эшли иде. Мәктәпнең түбәсе ишелгәч, кыш чыгар өчен, клуб бинасына күчтек. ФАП төзелә дигәч, куандык. Кирәкле җиһазлар булачак бит инде анда! – ди Дусайдан Халидә Әхмәтова. – Шәфкать туташы Әлфия Якупова Яңа Карамалыдан килеп эшли. Йорттан-йортка йөреп авыруларны карый. 

Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев