Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Паркинсон авыруы кемгә яный?

Район хастаханәсендә Паркинсон авыруы белән 39 кеше исәптә тора. Шуларның алтысында әлеге авыру 2022 елда ачыкланган. Паркинсон авыруының барлыкка килү сәбәпләре, билгеләре турында поликлиниканың участок табибы Ләйсән Минһаҗева белән сөйләштек.

– Ләйсән Алмазовна, Паркинсон авыруы барлыкка килүгә нәрсә сәбәп? 
– Паркинсон авыруы нәселдән күчә. Ул баш миенең бер өлешендә нерв күзәнәкләре үлү белән бәйле. Баш мие җәрәхәтләнгәндә яки баш каты һәм еш бәрелгән очракта да Паркинсон авыруы барлыкка килергә мөмкин. Еш кабатланучы депрессияләр дә әлеге авыруга китерә ала. Элек бу чир 60 яшьтән узганнарда күзәтелсә, хәзер авыру яшьләрдә дә очрый. 
– Авыруның билгеләре нинди?
– Бу төр авыруга дучар булганнарга хәрәкәт итү авырлаша. Авыруның тәне калтырый, атлап китүе акрыная. Мөстәкыйль хәрәкәтләнү авырлык тудыра башлый. Нәтиҗәдә гади генә эшләр – йокыдан уянып ятактан тору, юыну, ашау һәм башка гамәлләрне башкару бик авырая. Паркинсон авыруы булган кешеләргә кузгалып китү аеруча авыр. Кайберләре автомат рәвештә йөргән кебек: йөреп китсәләр, туктый алмыйлар. Авыру сәбәпле әкренләп хәтер дә начарлана.
– Паркинсон авыруын дәвалап буламы? Әлеге авыру белән район поликлиникасында исәптә торучылар белән нинди эш алып барыла?
– Авырулар планлы нигездә дәвалау курслары ала. Инвалидлык группасы алгач, алар кирәкле дару-медикаментлар белән бушлай тәэмин ителә. Паркинсон авыруы булганнар нейрохирургка мөрәҗәгать итә, чөнки дәвалануны әлеге белгеч билгели. Операция ясатучылар да бар. Операция уңышлы булганда, авыру яңадан тулы канлы тормыш белән яши башлый.
– Ләйсән Алмазовна, әлеге авыруны кисәтеп буламы? Бу авыруга дучар булмас өчен нишләргә?
– Авыруны булдырмауның, дөресрәге, кисәтүнең иң ышанычлы юлы – сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Спиртлы эчемлекләр генә түгел, хәтта каһвә эчү дә зыянлы. Баш мие өчен файдалы ризыклар турында һәркем белеп торырга тиеш. Болар – әфлисун, алма, грейпфрут, яшелчәләр, сөт һәм диңгез ризыклары, чикләвек, ит. Иң мөһиме: юк-барга хафаланмаска, киеренкелектән качарга, депрессиягә бирелмәскә кирәк.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев