Сәламәтлек

Колак кына димәгез...

Ишетмәүчәнлек очраклары яшьләрдә дә еш күзәтелә

Фото - Татар-информ
Фото – Татар-информ

Колак – иң нәзберек органнарның берсе, чөнки анда бик күп нерв җепселләре урнашкан. Колакларны яшьтән үк саклау мөһим. Салкын тиюдән, грипптан өзлеккәндә, колакларның нерв җепселләре зарарланып, ишетү сәләте кимергә, колакта туктаусыз тавыш ишетелергә, авырулар барлыкка килергә мөмкин.

– Район поликлиникасында 300гә якын райондашыбыз колак авырулары белән исәптә тора. 26 кеше ишетмәүчәнлекнең дүртенче стадиясе белән исәпкә куелган. Бүген ишетмәүчәнлек очраклары яшьләрдә дә еш очрый. Моның төп сәбәбе – яшьләрнең колакчыннарны көн дәвамында һәм күп куллануы. Ишетүдә кыенлыклар булып, табибка мөрәҗәгать итүчеләрне, авыруның дәрәҗәсен билгеләү максатында, Яр Чаллыга колак авыруларын кисәтү, диагностика һәм дәвалау белән шөгыльләнүче сурдологка җибәрәбез. Ишетмәүчәнлек дүртенче стадия дип билгеләнгәндә, авыруларны исәпкә куябыз, – ди район хастаханәсенең оториноларингологы Рамил Мостаев.

Колак һәм борын куышлыгы бәйләнеше

Колак турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Борын куышлыгына исә аяк табаннарының тәэсире бик көчле икән.

– Салкынча, явымлы көннәрдә аякларны туңудан һәм юешләнүдән сакларга кирәк. Салкында башка кимичә йөрү дә күп авыруларга сәбәп булып тора. Салкыннан җылыга кергәч, колаклар авырту һава температурасының кисәк үзгәрүенә бәйле. Юеш чәч белән урамга чыгучылар да сәламәтлекләрен куркыныч астына куя. Отит авыруы барлыкка килсен өчен якындагы кибеткә башка кимичә генә чыгып керү дә җитә. ОРЗ, ОРВИ, хроник гайморит, антибиотикларны өзлексез куллану, гигиена кагыйдәләрен үтәмәү дә отитка сәбәп булырга мөмкин, – ди табиб.

Колакчыннарның зыяны

Табиблар көндәлек тормышта колакчыннар кулланудан баш тартырга киңәш итә. Колакчыннар колакның эчке лайлалы тышчасын ярсыта. Бу хәтта ишетү сәләтен югалтуга да китерергә мөмкин. Эчке колак бик сизгер, тавыш чыганагының аннан мөмкин кадәр ераграк булуы мөһим.

Колакта туктаусыз тавыш ишетелә икән, аны инде тулысынча бетереп булмаячак. Шулай да елга ике тапкыр (яз һәм көз айларында) дәваланып, тавышның көчәеп китүеннән сакланырга була.

– Үз белдегең белән дәвалану ярамый! Табибка мөрәҗәгать итмичә дәваланып, колаклардагы җепселләрне зарарларга мөмкин. Иң элек отитның төрен ачыкларга кирәк. Тышкы, урта һәм эчке отит булырга мөмкин. Отитны дәвалау өчен кулланылучы даруның оптималь күләмен билгеләү зарур. Тышкы отитны дәвалаганда, даруны күбрәк тамызырга кирәк, чөнки препарат колак тишеген тулысынча капларга тиеш. Урта отитны дәвалаганда, 3-5 тамчы дару да җитә. Эренле отит вакытында колакны җылытырга ярамый. Шуны истән чыгармагыз: авыру катлауланмасын өчен, башлангыч чорда ук табибка күренергә кирәк, – ди Рамил Мостаев.

Колакны чистарту кагыйдәләре

Без колакларны мамыклы таякчыклар белән чистартабыз. Шырпыга мамык урап чистартучылар да бар. Табиб колакларны болай чистартырга ярамавын әйтте.

– Колак сагызы дезинфекция үзлекләренә ия. Ул нормада булганда, колакларны чистартуның файдасы юк. Сәламәт колакларны мамык, шырпы һәм башка әйберләр белән чистартырга ярамый. Бу алым тиренең зарарлануына китерергә һәм инфекциягә сәбәп булырга мөмкин. Мамыклы таякчыклар белән чистартканда колак пәрдәсен тишү ихтималы бар. Бу хроник отитка китерәчәк. Таякчыклар белән колакны әледән-әле чокып торганда, колак сагызы, тагын да эчкәрәк кереп, тыгызлана һәм нәтиҗәдә ишетүне тоткарлый. Аннан колак сагызын табиблар ярдәменнән башка алып булмаячак. Колакларны баш юганда җылы су һәм сабын белән юу да җитә, – ди табиб. – Яшьләр куллана торган вейблар, электрон тәмәке хроник фарингит һәм тонзиллит авыруларын һәм борын аша сулаганда авырлыклар тудырырга сәләтле. Зур куркыныч тудыручы әлеге препаратларны кулланудан тыелырга кирәк!

 


Нет комментариев