Һәр адым – озын гомергә бер адым
Җәяү йөрү өчен яшь буенча чикләүләр юк, ди табиблар
Әмма йөргәндә үз сәламәтлегеңә, хәлеңә игътибар итәргә кирәк. Өлкәннәр декадасы алдыннан райондашларыбыз җәяү йөрергә чыкты.
– Район халкы сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән мондый чараларга бик актив кушыла. Масштаблы акция кешеләрне күбрәк хәрәкәт итәргә, физик формаларын яхшыртырга һәм сәламәтлекләрен ныгытырга этәрергә тиеш. Мөслим районында “Тормышка 10 мең адым” акциясе 2019 елдан бирле үткәрелә.
Беренче мәртәбә ул “Яшьлек” спорт комплексы тарафыннан 2019 елның 7 апрелендә “Мөслим йөрәге” скверында старт алган иде. Ул вакытта акциядә 200дән артык кеше – бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм теләге булган мөслимлеләр катнашты. Халыкның бу акциядә аерым бер дәрт белән катнашуын күреп шатланабыз, бу безнең район сәламәтлегенә бергәләп зур өлеш кертә алуыбызны күрсәтә, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Лилия Шәймиева фотосы.
Нет комментариев