Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Дару үләннәре җыйдыгызмы?

Райондашларыбыз бу көннәрдә дару үләннәре җыя. Халыкта үләннәрнең шифасы Питраудан соң кими дигән ышану яши

– Дару үләннәрен, вакытыма һәм җаема карап, 25 июньнән 5 августка кадәр җыям. Шулай да ютәлдән, томаудан ярдәм итүче үләннәрне июль уртасына кадәр җыярга тырышам. Июль үсемлекләрнең орлык, җимеш бирә торган чагы булгангамы, бу вакытта җыйган үләннәрнең файдасын күрәм, – ди Мөслим кызы Альбина Абдуллина.

Питрауга кадәр сукыр кычыткан, әрем, нарат ылысын, кара карлыган яфрагын, ромашка чәчәген, җир җиләге яфракларын җыеп калырга кирәк, дигән ышану яши. Янәсе, Питраудан соң әлеге үсемлекләрнең дәвалау үзлеге кими.

– Быел җиләк-җимеш тә, дару үләннәре дә иртә өлгерде. Карлыган, кура җиләге яфракларын, бөтнек  җыйдым. Чәйгә үзгә тәм бирүче әлеге үсемлек тын юлларын дәвалый. Сары һәм зәңгәр мәтрүшкәне бер елны да җыймый калганым юк. Юкә чәчкәсе дә мул булды быел. Үләннәрне Питрауга кадәр җыярга тырышам. Дару үләннәрен җыюны электән килгән тәртиптә, тыюларга, сынамышларга бәйле башкарабыз. Питраудан соң үләннәрнең шифасы кими, чөнки үсемлекләрдә сок бүленү әкренәя, үләннәрнең тәме бетә. Питрау үтте – җәй бетте, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры килә: кошлар сайраудан туктый, сары яфраклар күренә башлый, – ди Яңа Усы авылында гомер итүче Надежда Юмагулова.

– Үләннәр белән дәвалану методикасы бар. Тик табиб билгеләмәгән килеш, үз белдегең белән үлән төнәтмәләрен эчү куркыныч. Ромашка чәчәге, хактан да, тынычландыру, авыртуны басу, тир кудыру сәләтенә ия, ул дезинфекцияли. Балан җимеше белән дәваланучыларны да беләм. Баланда С витамины алмага, тозлы кәбестәгә, цитруслыларга караганда да күбрәк. Безнең якларда үскән, үзегез белеп җыйган һәм шифасын күргән үләннәрне генә кулланырга кирәк, – ди район поликлиникасы табибы Алсу Таишева.

Зөһрә Солтанова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев