Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Үз һөнәренең генералы

Татарстан Кулланучылар берлеге җитәкчесе Рашат Шәймәрданов белән әңгәмә.

Якташыбыз Рашат Шәймәрдановны Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Республиканың 3,5 меңнән артык кооператорын берләштерүче Татарстан Кулланучылар берлеген җитәкли ул.  Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рашат Шәймәрдановны “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” икенче дәрәҗә ордены медале белән бүләкләде. 
– Рашат абый, һәркем артка борылып карый да гомер юлын барлый. Сезнең андый вакыт җиттеме әле?
– 60 яшькә җиткәч, бу сорауның мәгънәсе тагын да тирәнәя. “Алдыма куйган максатларга ирешә алдыммы?” – дип уйланасың. Тормыш иптәшем Саҗидә: “Ярый әле Ленинградтан вакытында кайткансың”, – ди. “Кайтмаган булсам, адмирал булыр идем”, – дип көләм. Мин сәүдә юлын сайладым, бик күп тармакларны үзенә сыйдырган оешма җитәкчесе.. Бик күп баскычлар үтеп, рәис дәрәҗәсенә җиттем. Иң мөһиме: яраткан эшемә тугры калдым. Шуларны уйлыйм да: “Эшемнең иң югары дәрәҗәсенә җиткәнмен икән бит”, – дигән фикергә киләм. Мин дә – үз һөнәремнең генералы.
Өч бала тәрбияләп үстердек, биш оныгым бар, аларга куанып яшибез. Тормышның шундый шатлыклы мизгелләре бәхетне булдыра да инде ул!
– Рашат абый, “хәрби” сүзен еш кабатлыйсыз. Кечкенә чакта хәрби булырга хыялланган идегезме әллә?
– Без бик бәхетле балалар булганбыз. Мәктәптә көчле укытучылар белем бирде. Мидхәт Фәтхуллинны гына алыйк, ул НВП – башлангыч хәрби әзерлек фәнен укытты. Дәрескә офицер формасында керә иде: шундый төз, матур гәүдәле!.. Классыбыз белән аңа соклана һәм охшарга тырыша идек.
Класста малайлар бүлегенең командиры идем мин, аның да йогынтысы булгандыр. Яшьтән үк “тельняшка” киеп, моряк булам, дип хыялланып йөрдем. Бәлки Ык буенда үсүнең дә тәэсире булгандыр. Әти ел саен көймә ясап бирә иде. Боз киткәндә егылып төшкән чаклар да булды, барыбер су буена бара, җәйдән көзге салкыннарга кадәр су керә идек. Чыныгып үскән балалар без. Балачагыбыз менә шундый күңелле, рәхәт булган!
Мәктәпне тәмамлагач, Марсель дигән егет белән, “подводник” булабыз дип, Ленинградка югары хәрби инженерлар әзерләүче училищега юл тоттык. Имтиханнарны уңышлы тапшырдык, присяга кабул итәргә дә күп калмаган иде... Менә шуннан качып кайткан авыл малайлары без.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында

Наилә Низами,
“Болгар” радиосы алып баручысы.

Фото - Р. Шәймәрдановның шәхси архивыннан
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев