Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Универсаль Рөстәм

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз! Бу сүзләр Рөстәм Шәяхмәтов турында.

Рөстәм Шәяхмәтов - “Мост” җәмгыяте эшчесе, җитәкченең урынбасары да ул. 19 ел эшләү дәверендә ул төзегән юлларның исәбе юк.

– Рөстәм абый - универсаль хезмәткәр. Аннан башка бер эш тә бармас иде. Кирәк икән механик, кирәк икән прораб ул! Алтын куллы, һәр эшкә кулы ятучы, тырыш, булган, тормышын шушы җирлеккә багышлаган кеше. “Мост” оешмасы 2006 елда төзелгән иде, шул вакыттан бирле бергә, һәр эшне киңәшләшеп башкарабыз. Асфальт салуда ул - башлап йөрүче. Нигез салу эше иң мөһим этап булып тора. Шушы эштә ул зур тырышлык куя. "Кояшлы Ык", күпфатирлы йорт ишегаллары, машина туктау урыннары, керү-чыгу урыннарындагы тротуарлар, балалар бакчалары, мәктәп яны территорияләре – барысына да аның хезмәте кергән, – ди "Мост" оешмасы җитәкчесе Фиргать Галимов.

2013 елда, Мөслимне, халык теле белән әйтсәк, сүтеп-җыю чоры башлангач, эш күләме аеруча күп була. Сарайларны, иске корылмалаларны сүтү, түгү – барысын да шушы оешма егетләре башкара. Бу эш Пушкин урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдыннан башлана.

– Халык зәвык белән эшләнгән матур территорияләргә өйрәнмәгән иде. “Сарайсыз калдырасыз” диючеләр дә булды. Тик яңадан, аңлап: “Ишегалларыбыз төзекләнде, бигрәк матур!” - дип, рәхмәт әйтеп китә башладылар. Юл эше һәрвакыт актуаль булып кала. Райондашларыбыз, кунаклар тигез юлдан йөрсен өчен тырыш хезмәт куябыз, шуңа сөенәбез. Тарихка кереп калырлык Ык аша салынучы Мөслим күперендә дә безнең оешма егетләренең шактый зур хезмәте керде. Керү һәм чыгу өлешләрендә су агу өчен улаклар куеп, юл нигезен эшләдек, соңрак өстенә асфальт түшәлде. Тротуар өлешен дә эшләп куйдык. Әлеге объект халыкка озак еллар хезмәт итсен иде! – ди Рөстәм Шәяхмәтов.

Рөстәм абый – Мөслим авылы егете. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Минзәләдә шоферлар курсын тәмамлый. Армия хезмәтен ул Азәрбайҗан якларында автомобиль гаскәрләрендә үтә. Хәрби хезмәттән соң Мөслим төзелеш оешмасында – 16 ел, аннары Мөслим юл төзү оешмасында 10 ел шофер булып эшли.

– Районда “Мост” оешмасы төзелгәч, аның җитәкчесе эшкә чакырды. Шофер, аннары мастер вазыйфаларын башкардым. Яңа төзелгән оешма заманча эшләве белән якын булды. Замана белән бергә эшләү стиле, технологияләр дә үзгәрде. Баштагы мәлдә эшне чокыр ремонты белән башласак, соңрак зуррак объектларда үзебезне сыный башладык, юллар төзүгә күчтек. Елдан-ел оешманың техника паркы яңара, коллективта дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Биредә һәр кеше үзенә йөкләнгән эшне тырышлык һәм зур төгәллек белән башкара. Юл эше сезонлы, бүген планлаштырган эшләрне төгәлләп киләбез. Быел Яңарыш һәм Аэропорт микрорайоннарындагы юлларда конструктив ремонт һәм масштаблы юл салу эшләре, Мөслим эчендәге юлларда чокыр ремонты башкарылды, – ди Рөстәм абый.

Рөстәм Шәяхмәтов тырыш хезмәте өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының, район башлыгының, “Мост” җәмгыятенең күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Рөстәм Шәяхмәтов тормыш иптәше Нурания белән ике бала үстергәннәр. Рөстәм абый, дүрт оныкның кадерле бабасы булса да, егетләргә хас җитезлеген югалтмаган.

– Яратып барыр эшең, сагынып кайтыр гаиләң булу – зур бәхет! Мин үземне җир йөзендәге иң бәхетле кеше итеп тоям! Алга таба да Мөслимебезне төзекләндерүгә тырыш хезмәтемне кертергә насыйп булсын иде! – ди Рөстәм абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев