Синең балаларың, Мөслим!

Роза Хәбибуллина: 92 яшьтә иҗат итүче язучы

Язучы Роза Хәбибуллинаның иҗатка килү юлын барладык

Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Мөслимлеләр бик бәхетле: алар танылган язучылар, шагыйрьләр белән янәшә яши, бер юллардан йөри. Башкалар районыбызда яшәп иҗат итүче Фоат Садриевны, Роза Хәбибуллинаны, Мөҗәһит Әхмәтҗановны, Лилия Садриеваны китаплары аша белсәләр, без аларның Мөслимебездә яшәүләре белән хаклы рәвештә горурланабыз! Укытучы – нәселебез һөнәре Дистәдән артык китаплар авторы, “Яшьлегем серләре”, “Чишмә башы”, “Калморза”, “Назлыгөл”, “Минзәлә тоткыны”, “Миләш тәме” кебек берсеннән-берсе гыйбрәтле әсәрләре белән халык күңеленә кергән язучы Роза Хәбибуллина, йөзенче дистәсен ваклауга карамастан, бүген дә иҗат белән шөгыльләнә.

Хезмәт биографиясен укытучы булып башлап җибәргән һәм дүрт дистә елга якын укучыларга белем һәм тәрбия биргән Роза апа, лаеклы ялга чыккач, язу эшенә тотына. Роза Хәбибуллина Әмәкәй авылында дөньяга килгән. Язмыш юллары гына аны төрле җирләрдә йөрткән.

– Мин укытучылар Газизә һәм Шакир гаиләсендә 1934 елда дөньяга килгәнмен. Бер айдан, Аллаһ насыйп итсә, 92 яшь тула, – ди, елмаеп, Роза ханым.

– Мин туганда, әтием Әмәкәй мәктәбендә директор булып эшләгән, ә әнием укытучы булган. Әтием белән әнием төрле районнарда, төрле авылларда эшләгәннәр, миңа да алар белән йөрергә насыйп булды. Минзәлә районының Калморза авылында бала чагым үтте. Бикбау җидееллык мәктәбен тәмамладым. Һөнәр сайлаганда, нинди һөнәр сайларга микән дип, озак уйларга туры килмәде. Әти-әнием укытучы булгач, мин башка һөнәр сайлый да алмас идем. Шушы теләк мине Минзәлә педагогия училищесына алып килде. Әмма озак укый алмый кыз, авырып китү сәбәпле, яңадан мәктәпкә кайтырга туры килә. Шул елларда әтисен Мөслимгә эшкә билгелиләр.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 9 октябрь саныннан укыгыз. 


Нет комментариев