Күлмәк белән туган кыз
Сәрия Мирзаянованың “Күлмәк белән туган кыз» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәне Тат. Бүләр урта мәктәбенең татар теле укытучылары оештырды. Анда район мәктәпләренең туган тел мөгаллимнәре катнашты.
Укучылар Сәрия Тимергали кызының тормыш юлы белән таныштырды, китапка кергән шигырьләрен сөйләде.
Сәрия апаның бу беренче генә китабы түгел. Иҗат эшләре тупланган кечкенә китапчыклары белән таныш булсак та, шушындый форматтагысы – тәүгесе!
Райондашларыбыз аны матур һәм үзенчәлекле шигырьләр авторы буларак та белә. 40 елга якын Татар Бүләре мәктәбендә сызым, рәсем сәнгате, технология, биология фәннәрен укыткан райондашыбыз, лаеклы ялда булса да, актив тормыш рәвеше алып бара.
– Укучыларымны сагынмаган һәм искә алмаган бер генә көн дә юктыр. Иң акыллы, креатив идеяле, бик зиһенле егет-кызлар иде алар. Бик күп фән бәйгеләре призерлары булдылар. Шигырьләрне үземне белә-белгәннән бирле язамдыр. Бүген дә юбилейга яисә бәйрәмгә, туйга котлау язарга сорап килүчеләр шактый. Мәктәптә укыткан чорда скетчларны да, бәйрәм чарасы өчен программаларны да үзем әзерли торган идем. Иҗат эше ялкытмый. Иҗат яшәртә, яшьнәп яшәтә. Бүген дә үземне кызлар кебек хис итәм, – диде Сәрия Мирзаянова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 февраль саныннан укыгыз.
Фото – Сәрия Мирзаянованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев