Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Аннан башка эш бармый

Җирлегебезнең төзеклеген, чисталыгын тәэмин итү һәм саклау өчен даими хезмәт таләп ителүен барыбыз да яхшы белә. Бу эштә ялкауларга урын юк.

Механизатор Фәһим Вадигуллинны Төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесендә яшьләргә үрнәк итеп куялар.

Чын хезмәт кешесе Фәһим абый.Райондашыбыз тумышы белән Креп. Краснояр авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби комиссариат юлламасы белән Актаныш автомәктәбендә укый. Хәрби хезмәтне Германиядә үтә һәм, туган авылга кайтып, колхозда шофер булып эшли башлый.
– Ул вакытта егет-җилән мәктәптә алган “трактор правасы” белән эшкә урнаша иде. Игезәк кыз туганым белән әнинең төп ярдәмчесе булдык. Әниебез хезмәт тәрбиясен бирде. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтлемен! – ди Фәһим абый.
Себер якларында да эшләгән ул. Бульдозерда хезмәт куйган. Үҗәтлегеннән, тырышлыгыннан көнләшүчеләр аның турында “озын берлек эзләп китте” дисә дә, канына сеңгән механизатор һөнәрен башка климат шартларында сынап карыйсы килә Фәһим Вадигуллинның.
– Фәһим абый оешмада 2016 елдан бирле хезмәт куя. “Сельхозхимия” оешмасында эшләгән чордан ук аның эшкә батыр икәнен белә идек. Кечкенә “Беларусь-320” тракторы белән тротуарларны кардан чистарта, кышкы бозлавыкта юлларга реагент сибә ул. Бу көннәрдә өенә кайтып керми диярлек. Кар интенсив эри башлагач, тракторы белән мотопомпа ярдәмендә кар суын суырта, – ди төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиясе җитәкчесе Марат Шәймөхәмәтов.
Әйе, райондашыбызның эш сәгатьләре билгеле бер вакыт белән исәпләнми. Юлларда бозлавык барлыкка килсә дә, буранлап кар яуганда да Фәһим абый кирәк. Тиз арада хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр аннан башка чишелеш таба алмый.
– Эшнең берсе дә җиңел түгел. Җиденче дистәне вакласам да, эшкә дәрт яшьлектәге кебек. Җирлегебезне чиста тотасы килү теләге аңлашыладыр. Шөкер, саз ерып йөрмибез, авылларда да бик сирәк кешеләр генә резин итек кия. Бу чорда халык аяк асты җайсыз дип зарланырга яратса да, бу – вакытлы күренеш. Вакыты шундый, карт әбиләр дә, көрәк тотып, кар суларына юл ача. Берәүнең дә базына су кертәсе килми. Без дә кулдан килгәннең барысын да эшлибез, – ди Фәһим абый.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев