Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә багышлап җыр җырлый
Артистның үзе белән аралашып, «Интертат» җырның килеп чыгу тарихын сорашты.
- Венера Әхәтовна, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә багышлап җыр яздыргансыз. Менә бу җырның килеп чыгу тарихын сөйләп үтсәгез иде. Авторлары кем? Бу – сезнең идея идеме?
- Мондый җыр күптән туарга тиеш иде. «Топовый» җырчыларның берәрсе шундый җитди эчтәлекле җыр җырлармы икән, дип көтеп йөрдем. Минем күңелемдә мондый җыр турындагы уй-фикерләрем күптән бар иде. Әллә берәрсенә яздырыргамы икән, дип тә уйландым.
Тукай районыннан иҗатташ дустым, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева бар. Мин аның белән киңәшләштем. «Махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган җыр кирәк, сүзләрен язып бир әле», – дип мөрәҗәгать иттем. Ул миңа шул ук көнне сүзләрен язып җибәрде. Миңа бик ошады. Институттан Данил Песков исемле яшь егет бер көн эчендә көен язды. «Җиңү килә» дип аталган җырның сүзләре авторы – Рәзинә Сәетгәрәева, композиторы – Данил Песков. Владимир Федоровка аранжировка ясатырга бирдем. Бу җыр шулай туды.
Җырны өйрәнгәндә, үземнең дә мөлдерәп күз яшьләрем ага башлый иде. Телевизордан сугыш эпизодларын күреп, ишетеп торабыз. Элек кинодан гына белсәк тә, хәзер менә батыр ир-егетләребез, гомерләрен кызганмыйча, шунда безнең киләчәгебез өчен хезмәт куялар. Ул егетләребез бабаларыбыз батырлыкларын истә тоталар, алар да шуны ук кабатлый бит.
Бу, әлбәттә, патриотик рухтагы җыр. Хәзер бөтен кеше дә шушы җиңү көнен, якыннарын кочар көннәрен көтәләр. Әтиләрен, улларын, ирләрен... Ул – бүгенге көндә бик актуаль җыр, көч бирә торган җыр. Минем, җырлаганда, тәннәрем чымырдап китә, «каз тәннәре» чыга. Минемчә, бу җыр бик көчле булып килеп чыкты.
- Венера Әхәтовна, сезнең танышларыгыз арасында да махсус хәрби операциядә катнашучылар бармы?
- Әлбәттә, бар. Минем дуслар да, аларның туганнары, минем укучыларымның якыннары шунда. Укучым Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесенең ире махсус хәрби операциядә һәлак булды. Бик кайгырдык аңа. Рәфис Хөснетдиновның апасының 2 баласы әтисез калды. Бу – бер кешене дә читләтеп узмый. Яшь балалар һәлак булалар, бик кызганыч.
Минем тормыш иптәшем Камил Курган зиратында җирләнгән. Аның бер ягында – шул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең каберләре. Бер якта – рус, икенче якта – татар каберләре. Шундый күп инде, мин анда да барып киләм, дога кылам. Эх, егетләр, яшәргә дә яшәргә иде бит, дип... Шулкадәр кызганыч.
Бу җырым белән бөтен кешегә дә ниндидер көч бирәсем килде. Һичшиксез җиңү киләчәк, чөнки без – бик көчле, бердәм халык. Менә шундый фикерләр белән алындым мин бу җырга.
Фото – Татар-информ архивыннан
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
Нет комментариев